Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Бәйрәм белән!

Кадерле якташлар! Хөрмәтле ветераннар, пенсионерлар, өлкән буын кешеләре! Чын күңелемнән сезне Халыкара Өлкәннәр көне белән тәбриклим!-диелә Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында. 1 октябрь-буыннарның өзелмәс бәйләнешен, безнең өлкәннәр алдындагы бурычыбыз турында искәрткән олы бәйрәм ул! Без сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, сезнең актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә...

Кадерле якташлар! Хөрмәтле ветераннар, пенсионерлар, өлкән буын кешеләре! Чын күңелемнән сезне Халыкара Өлкәннәр көне белән тәбриклим!-диелә Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында.


1 октябрь-буыннарның өзелмәс бәйләнешен, безнең өлкәннәр алдындагы бурычыбыз турында искәрткән олы бәйрәм ул! Без сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, сезнең актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә сокланабыз.
Дәүләт сезнең социаль хәлегезне яхшырту, сезнең Россиянең икътисади, иҗтимагый, мәдәни һәм рухи тормышында тулысынча катнашуыгызга уңайлы шартлар тудыру өчен барысын да эшләргә тырыша. Бүген районның барлык авыл җирлекләрендә дә башлангыч ветераннар оешмалары эшли, ветераннар Советы да үз эшчәнлеген актив алып бара. Ветеран пенсионерларның «Балкыш» («Сияние») конкурсында катнашып, сез үзегезгә генә түгел, башкаларга да шатлык бүләк итә алуыгызны исбатладыгыз. Әмма, әлбәттә инде, кешеләрнең бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәтен балалар һәм оныкларның сезгә булган мәхәббәтен, ихтирам һәм хөрмәтен бернәрсә дә алмаштыра алмый.
Чын күңелемнән сезгә сәламәтлек, озын гомер телим, гаиләгездә ихтирамлы һәм хөрмәткә лаек булып, балаларыгызның, оныкларыгызның кайгыртуын, игътибарын тоеп яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев