Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Бәйрәм белән!

10 ноябрь-Эчке эшләр хезмәткәрләре көне һәм район полициясе коллективын әлеге күркәм дата белән котлап, аның имин тормышта да кыюлык һәм батырлык таләп иткән һөнәр булуын билгеләп үтәргә кирәк,-диелә муниципаль район башлыгы Камил Гилмановның бәйрәм котлавында.-Җәмгыятьтә хокук тәртибен, гражданнарны төрле кул сузулардан саклауны тәэмин итү һәркемнең дә хәленнән килми. Менә шуның...

10 ноябрь-Эчке эшләр хезмәткәрләре көне һәм район полициясе коллективын әлеге күркәм дата белән котлап, аның имин тормышта да кыюлык һәм батырлык таләп иткән һөнәр булуын билгеләп үтәргә кирәк,-диелә муниципаль район башлыгы Камил Гилмановның бәйрәм котлавында.-Җәмгыятьтә хокук тәртибен, гражданнарны төрле кул сузулардан саклауны тәэмин итү һәркемнең дә хәленнән килми. Менә шуның өчен эчке эшләр органнарында электән «намус» һәм «гаделлек» төшенчәләренә аңлап якын килүче, Ватанга тугры кешеләр хезмәт куйган.
Милицияне полиция итеп үзгәртеп кору процессында җәмәгатьчелек тә зур роль уйнады. Бу да аңлашыла, чөнки полициянең төп билгеләнеше-аның мәнфәгатьләрен саклау.
Район эчке эшләр бүлеге коллективына эшләрендә уңышлар, оптимизм телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев