Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Аналарга дан җырлап

Үткән якшәмбедә район Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган зур бәйрәм чарасы-әбиләр конкурсы үтте. Әлеге күркәм бәйрәмгә әниләр, әбиләр җыелды. Мәдәният йорты фойесына аяк басу белән, бирегә килүчеләрне үзенчәлекле күргәзмә каршы алды. Монда кул эшләре, чигешләр белән бергә телне йотарлык камыр ризыклары да урын алган. Кызарып пешкән камыр ашлары, бәлеш, боткалы...

Үткән якшәмбедә район Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган зур бәйрәм чарасы-әбиләр конкурсы үтте.
Әлеге күркәм бәйрәмгә әниләр, әбиләр җыелды. Мәдәният йорты фойесына аяк басу белән, бирегә килүчеләрне үзенчәлекле күргәзмә каршы алды. Монда кул эшләре, чигешләр белән бергә телне йотарлык камыр ризыклары да урын алган. Кызарып пешкән камыр ашлары, бәлеш, боткалы кабак һ.б.-барысы да конкурста катнашучы әбиләр эше.
Бәйрәм ДШИ ның яшь биючеләре башкарган күңелле бию белән башланып китте, Нина Волкова тамашачыларга әниләр турында җыр бүләк итте. Район башкарма комитеты урынбасары Сергей Александров залда җыелучы хатын-кызларны Әниләр көне белән котлады.
-Әни- иң бөек исем,-дип билгеләп үтеп ул, көчле алкышлар астында, Иске Ибрайдан Әлфия Ганиевага, Фәния Минвәлиевага, Гөлсирә Ситдиковага һәм Сидул Ерыклыдан Оксана Мельниковага «Ана даны»- «Материнская слава» медальләре тапшырды.
Бәйрәм кичәсе конкурс белән дәвам итте. Алып баручы Тамара Шугаева озак еллар район мәдәният өлкәсендә эшләгән хатын-кызлар-Римма Крайнованы (Кәкре Күл), Валентина Петровнаны (Емелькино), ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Леонтьеваны (Савгач) һәм Лидия Федотованы (Черемушки, аны Әлфия Гаврилова тәкъдим итте) сәхнәгә чакырды. Әлеге ханымнар бүген лаеклы ялда, аларның хәзерге вакыттагы төп бурычлары-оныклар тәрбияләү. Әмма гомер буена башкарган хезмәт онытылмый. Тамашачылар өчен алар чын тамаша хәзерләгәннәр.
Конкурста катнашучыларның һәркайсы визит карточкасы итеп үзенең үткән тормышыннан кечкенә генә сюжет тәкъдим итте. Конкурста катнашучыларга терәк булып килгән төркемнәр ярдәме белән алар матур концерт номерына әверелдерделәр. Тамашачылар Римма Крайнова талантына сокланып туя алмадылар, аның оныклары һәм Кәкре Күл мәдәният йортының балалар коллективы һәм җирле вокаль ансамбле төркеме белән сәхнәгә чыгуын алкышлап каршы алдылар. Шулай ук Валентина Петрованың мәзәгеннән рәхәтләнеп көлделәр, барлык йөрәк җылысын тулысынча яраткан оныкларына бирергә тырышкан Наталья Леонтьевага ихтирам белән якын килделәр. Савгач мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең элеккеге җитәкчеләре Наталья Сергеевна белән чуаш халкының борынгы йолаларының берсен сәхнәдә күрсәттеләр. Залда утыручы хатын-кызлар әби кешенең яңа туган оныгын ничек кабул итеп алуын зур кызыксыну белән тамаша кылдылар: борынгы йола буенча әти кеше баласын, баланың тормыш юлы озын һәм бәхетле үтсен өчен, әбисе кулына тотып каршы алган каравай өстенә куя... Оныгы-җиде яшьлек Дима әбисе белән янәшә басып, зур аудитория каршында шигырь сөйләде.
Конкурсантларның берсе-Лидия Федотова нигезле сәбәп буенча чарага килә алмады. Әмма терәк төркеме әзерләнгән барлык материалларны күрсәтеп, тамашачылар алдында дәгъвачының хезмәт сөючән, изге күңелле хатын-кыз, кайгыртучан әби булуын ачып бирә алды.
Махсус жюри һәр турнирга бәя бирде.
Тамашачыларга конкурслар арасындагы паузаларда да ямансуланып утырырга туры килмәде. ДШИ вокалчылары, хореография төркемнәре үз чыгышлары белән шатландырдылар. Һәм, ниһаять, Мәдәният йорты директоры Наталья Егорова әбиләр конкурсына йомгак ясады. Римма Крайновага «Иң актив әби» грамотасы бирелде, Наталья Леонтьева «Иң тапкыр әби» номинациясендә җиңү яулады, Валентина Петрова - «Иң шаян әби», Лидия Федотова «Иң игелекле әби» номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр. Залда утыручылар тантанада катнашучыларның тормыш сөючәнлегенә, активлыгына сокланып, озак кул чаптылар.
-Үз чиратыбызда без әлеге бәйрәмне оештырганнары өчен район Мәдәният йорты хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез,-дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Наталья Леонтьева.-Алар безгә сәхнәгә чыгып, үзебезне кирәкле кешеләр итеп хис итү мөмкинлеге тудырдылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев