Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Заяга узмаган гомер

Кеше күпме яшәве белән түгел, ә кешеләр өчен күпме игелекле эшләр эшләве белән бәхетле.

“Гомерләр уза икән ул, уза да китә икән...” Радиоалгычтан яңгыраган әлеге җырны ишеткәч, шушы көннәрдә үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Марс Мирза улы Дәүләтшин үзе дә сизмәстән “уза икән шул...” дип куйды.

Әйе, гомер үзенең шушы сызыгына килеп җиткән һәркем узган юлларына карап, уйланмыйча калмыйдыр. Шөкер, еллар аргамактай җилдереп узса да, Марс әфәнденең узган гомере, кылган гамәлләре үкенечле түгел, ә күпләргә үрнәк булырлык.

1957 нче елның 29 нчы октябрендә, Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә дөньяга килгән ул. Гомер иткән Иске Кыязлы авылыннан еракта тууының сәбәбе – әтисе Мирза ага тимер юллар төзү һәм ремонтлау буенча механикалаштырылган күчмә станциядә (ПМС-17) мастер булып эшләп, элеккеге советлар иленең барлык төбәкләрендә дә диярлек хезмәт куя, шуңа олы кызы Минзәкия 1955 нче елда Казахстанның Кызыл-Орда шәһәрендә, улы Марс башка төбәктә дөньяга аваз сала. Сабыйлык еллары төрле шәһәрләрдә үтсә дә, калган гомере әтиәнисенең туган авылы Иске Кыязлы авылы белән бәйле.

Авыл тормышының һәрбер үзгәрешен, авырлыгын да, җиңелен дә үз йөрәге аша үткәргән, шул авылда гади эшчедән башлап, җитәкче урыннарга үз тырыш хезмәте белән күтәрелгән, 47 еллык эш стажының 39 елын җитәкчелек эшенә багышлаган шәхес ул. 1975 нче елда Иске Кыязлы урта мәктәбен тәмамлагач, хезмәт биографиясен Вахитов исемендәге колхозда төрле эшче булып башлап җибәрә. Армия хезмәтеннән кайткач, шул ук колхозда төзүче-техник булып эшләвен дәвам итә.

Белемгә омтылышы аны Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына илтә. 1980 нче елда икътисадчы, техникплановик дипломын алып, ул чакта гөрләп торган колхозда профсоюз комитеты рәисе итеп сайлана һәм баш-аягы белән эшкә чума. Бу вазифада 12 ел эшләү дәверендә инициативалы, яшь белгеч Марс Мирза улы коллектив эшчәнлегенә үзеннән зур өлеш кертә, эшчеләрнең хокукларын яклап, колхозчыларның һәм аларның гаиләләренең яшәү сыйфатын яхшыртуга, сәламәтлекләрен саклауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрә. Авыл һәм анда яшәүчеләрнең барлык проблемаларын тирәннән аңлаган, кешеләр язмышына битараф булмаган, авыл тормышын яхшыртуны үз алдына максат итеп куйган, үзен шуңа җаваплы итеп тойган, кешеләр алдында авторитет яулаган яшь җитәкчене 1990 нчы елда Иске Кыязлы авыл советы рәисе итеп сайлыйлар, ә илдә үзгәртеп корулар чоры башлангач, 1995 нче елда Аксубай районы Иске Кыязлы җирле үзидарә башлыгы итеп билгелиләр. Әлеге вазифада да 12 ел эшләү вакытында авыл җирлеген төзекләндерүгә, халыкның тормыш шартларын яхшыртуда нәтиҗәле эш алып бара.

Авыл җирлегенә кергән 3 авылда да белем бирү, сәламәтлек саклау һәм мәдәни-социаль биналарга газ тоташтырыла, капиталь ремонт ясала. Ә авылга кадәр 5, авыл эченә 2 километр асфальт юл салдыру – халык өчен иң әһәмиятле вакыйга булып тора. Чишмәләрне төзекләндерү, чиста су белән тәэмин итүе изге гамәлләрнең иң олысы. 2002 нче елда иңнәрендә бай эш тәҗрибәсе йөрткән, җитәкчелек сыйфаты ныгыган затны башка тармакка – Вахитов колхозына рәис итеп куялар. Авыл хуҗалыгы өчен иң авыр, болгавыр заманда хуҗалыкны таркатмас өчен күп көч сарыф итәргә туры килә. Куелган максат-бурычларны үтәп чыгу, халык ышанычын аклау өчен еллар буена тупланган һөнәри тәҗрибәсе ярдәм итә, бу эшне дә Марс әфәнде намус белән башкара.

Кайда гына эшләсә дә, нинди генә вазыйфаны башкарса да, Марс Мирза улы Дәүләтшин һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешүне максат итеп куя, үзенә дә, үзенең кул астында

эшләгәннәргә дә таләпчән җитәкче ул. Һөнәри осталыгын да, белемен дә даими арттырып тора.

Кирәк булгач, 2003 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, югары икътисадчы-хисапчы һөнәрен, соңрак юридик белем ала. Эшлекле һәм принципларга тугры белгечне 2006 нчы елда Аксубай муниципаль районы башкарма комитетына эшләр белән идарә итү вазифасына алалар.

Бүгенгесе көндә дә ул шул вазифада нәтиҗәле хезмәт куя, һөнәри эшчәнлеге белән бергә районның җәмәгать тормышында да актив кайный, төрле чараларда катнаша. Хезмәтенә күрә хөрмәте буларак, күп санлы грамоталарга ия һәм “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән. Шул көннәрдә тырыш хезмәте өчен ул Татарстан Президенты Рәхмәтенә лаек булды. Хезмәт юлында остазлары һәм төпле киңәшчеләре булган җитәкчеләргә һәм коллегаларына, авылдашларына ул бик рәхмәтле.

Нинди генә эш башкарса да, аның өчен гаиләсе иң зур таянычы. Гомерен мөгаллимлек эшенә багышлаган тормыш иптәше Рәмия ханым белән алар ике ул тәрбияләп үстерделәр. Уллары да үзләре кебек укымышлы, тәрбияле, намуслы кешеләр. Икесе дә тормышта үз юлларын тапканнар. Олы уллары Руфил Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернатйортында директор урынбасары булып эшли. Хатыны Ләйсән – 3 нче номерлы Аксубай урта мәктәбендә балаларга белем бирә, ике бала үстерәләр. Икенче уллары Рәмис Норлат шәһәрендә яши, нефтьче. Аның тормыш иптәше Гөлназ Норлат шәһәре башкарма комитетында хезмәт куя, 3 балалары үсеп килә. Марс Мирза улы белән Рәмия Газизҗан кызының бүгенгесе көндә иң зур шатлыклары – 5 оныклары. Аларны да үз үрнәкләрендә намуслы, укымышлы, халыкка кирәкле шәхесләр итеп тәрбияләүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Халык юкка гына “Ни чәчсәң – шуны урырсың”, димәгән бит. Гомерен халык мәнфәгатен кайгыртуга багышлаган Марс аганың да йөзе ак, узган гомере нәтиҗәле, шуңа бүгенге көне дә шөкер итәрлек.

Рәйсә Гайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев