Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Яшь гаилә яңа ферма төзү хыялы белән яши

Шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Нәфис Гафиятуллин гомерлеккә шәһәрдә калган булыр иде.

 

Россия Президенты Владимир Путин еллык йомгаклау матбугат конференциясендә, милли проектлар шактый дәрәҗәдә авыл җирлеген үстерүгә юнәлдерелгән, дип белдерде.

«Проектлар авылларны социаль үстерү буенча программа кысаларында эшләнгән һәм тиешле финанс белән тулыландырылачак, – дип ассызыклады Ил башлыгы, авыл соңгы елларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә яхшы күрсәткечләргә ирешә», – дип билгеләп үтеп. «Һәм, әлбәттә, ул әлеге җитештерү кешеләрнең социаль иминлегендә, социаль кәефендә һәм илнең төп азыктөлек продуктлары җыелмасы белән тәэмин итүдә ышаныч дәрәҗәсендә чагылырга тиеш, – диде Президент. – Шуңа күрә аларга барлык хезмәтләр дә, шул исәптән хәтта аерым төбәкләрдә дә һәм кечкенә авылларда да күрсәтелергә тиеш».

Әмма Карасу авылында яшәүче Гөлназ һәм Нәфис Гафиятуллиннар кебек, тумыштан хезмәт сөючәнлек булганда һәм иртәдән кичкә кадәр җиң сызганып эшләгәндә генә, ярдәмче хуҗалыкны шундый энтузиазм белән алып бару мөмкин. Ә бит алар һәр көнне иртәнге сәгать дүрттә, ә җәен бөтенләй өчтә торалар.

Алар авыл тормышының матурлыгын бәяли беләләр, хәер, Гөлназ әйтүенчә, ирен ул бары кышын, авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланганнан соң гына күрә. Аңлашыла ки, иртә яздан башлап, кар яуганчыга кадәр, хуҗалыктагы барлык эшләрне аның үзенә генә башкарырга туры килә. Ә Гафиятуллиннарның хуҗалыгы кечкенә түгел: дүрт савым сыеры, ике баш буаз тана, төрле яшьтәге бозаулар һәм хуҗаның горурлыгы – атлар. Ә кошкортның исәбе-хисабы юк.

Йорт хуҗасы Нәфис Газизҗан улы, иртә яздан үз басуында эш белән мәшгуль. Гафиятуллиннар карамагында – 12 000 гектар сөрүлек җир һәм болыннар бар. Быел кышлыкка ир белән хатын 13 тонна ашлык һәм 170 төргәк печән әзерләгән. Быел аларга терлек азыгы әзерләүдә җәй көне сатып алынган яңа пресс-җыйгыч ярдәмгә килгән.

Аларның шәхси тракторлары бар. Авылда хуҗа турында, Нәфис Гафиятуллин бакча сөреп бирү яисә кирәкле йөкне алып кайтып бирү үтенече белән килгән бер генә кешене дә кире бормый, диләр. Һәм, гомумән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авылдашларына ярдәм итәргә әзер ул. Шуңа күрә дә ул авылдашларының ихтирамын казанган. Ул юкка гына ике чакырылыш рәттән җирле хакимият органына депутат итеп сайланмаган.

Авыл кала кешесен, гадәттә, нәрсә белән кызыктыра соң? Матур табигате, балыклы елгакүлләре, кызарып таң атуы һәм кояш баешы белән генә дә түгел. Шуларга өстәп, яхшы мунча, шашлык, бал белән чәй, яңа гына сауган сөт һәм, әле тагын көндәлек тырыш хезмәт һәм сабырлык таләп иткән бик күп нәрсәләр белән. Кайчагында авыл кешесенең туган төбәгенең матур табигатен күрергә вакыты да булмый.

Аның каравы, хезмәт көненнән соң ял итү рәхәтлеген ул шәһәр кешесенә караганда күпкә яхшырак аңлый.

– Тырышлык куймыйча гына, балыкны да буадан чыгара алмыйсың, – ди Нәфис Гафиятуллин. – Аның каравы авылда чын тормыш белән яшисең. Шулай ук, дусларың да чын. Ә акча? Ун бармагың белән эшләп табылган акчаның кадере дә бар. Аны уңга-сулга сибеп йөрмисең.

–Хәзер, мәсәлән, без көн саен 40 литрдан артык сөт тапшырабыз, – дип сүзгә кушылды Гөлназ. – Сөт җыючы Геннадий Карандаев акчаны беркайчан да тоткарламый һәм гадел түли. Төгәл күпме литр сөт тапшырганны беркайчан да язып барганыбыз юк. Сөт җыючының бер тиенгә дә алдамаганлыгын беләбез. Әлбәттә, Нәфис тә аңа ярдәм кирәк булганда, беркайчан да баш тартмый. Эшмәкәрнең йөртүчесе ял иткән вакытта, аны рәхәтләнеп алмаштыра.

Теләсә нинди очракта да тәртиплелекне саклау – ул кыйммәт тора. Авылда шунсыз булмый. Күршеләр – туганнардан да якынрак. Эшләгән изгелекләр, үзеңә йөз тапкыр игелек булып әйләнеп кайта. Һәм боларның барысы да алга таба яшәргә һәм эшләргә көч бирә.

Яшь гаилә сөт һәм ит җитештерүне җәелдерергә ниятли, яңа мини-ферма өчен төзелеш материаллары һәм җиһазлар сатып алынган инде.

–Шөкер, бүгенге көндә үз эшеңне ачарга һәм аны алга таба үстерү өчен бөтен шартлар да бар – хөкүмәт авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдәге кебек, крестьян шәхси хуҗалыгын үстерүдә дә кече һәм урта бизнеска ярдәм итә, – дип сөйли Нәфис Гафиятуллин. – Яшь терлекләр һәм терлек азыгы сатып алуга субсидияләр, терлекләр асрау өчен биналар төзүгә грантлар бирелә. Авылда яшәргә һәм эшләргә теләк кенә булсын. Ә яраткан шөгылеңнән җанга нинди канәгатьлек аласың! Арткы утарга, атлар янына чыккач, бөтен проблемалар кул белән сыпырып алгандай була! Ә бит боларның барысы да булмаска да мөмкин иде. Армиядән соң, шәһәрдә эшкә урнаштым. Авылга авыру әниемне карар өчен кайттым. Кем әйтмешли, чыннан да, бәхетем булмас иде, бәхетсезлек ярдәм итте!

Гафиятуллиннарның җыйнак утары күзләрне иркәли, бөтен җирдә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Бозаулар – җылы абзарда, савым сыерлары кардада. Трактор һәм пресс-җыйгыч гаять зур амбарда түбә астына урнаштырылган, биредә шулай ук ашлык һәм печән дә саклана. Ир белән хатын аны да икәү төзегәннәр. Аксубай бистәсендә туып-үскән Гөлназ барысына да өйрәнгән – сыер саварга да, малларны дәваларга да, сыерларны бозаулатырга да, техниканы төзәтергә дә, ферма төзергә дә.

– Йә, Соня-сөтлебикә, төн ничек үтте? – дип, кардага бер кочак печән күтәреп керде хуҗабикә. Соня кушаматлы сыер юеш борынын хуҗабикәсенең җилкәсенә куйды...

Гафиятуллиннар хуҗалыгында янә яңа көн башланды...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев