Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Рәхмәт белдерү – тырыш хезмәтне бәяләү

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесенең «Мюд» филиалы директоры Газыйм Шәрәповка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәтенә лаек булды.

Ул – авыл хуҗалыгы производствосы ветераны, игенчелек тармагында һәм идарәче эшчәнлегендә зур эш тәҗрибәсенә ия. Газыйм Мөнир улы – үз эше өчен җан атучы кеше. Ул үз тирәсендә дә шундый ук хезмәтчәннәрне туплаган. Хуҗалыкның югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүе очраклы түгел. Узган урып-җыю чоры нәтиҗәләре буенча «Мюд» филиалында бөртекле культуралар уңышы гектарыннан 38,5 центнер тәшкил итте. Бу күрсәткеч уртача республиканыкыннан артып китә. Мюдлылар шулай ук техник культуралар игү буенча да югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

– Бездә эшкә сәләтле, тырыш коллектив, – ди җитәкче. Хезмәтчәннәр эшне күңел биреп башкаралар, йөкләмәләрне намус белән үтиләр. Республика Президентың Рәхмәтен безнең уртак хезмәтебезне бәяләү дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев