Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Мондый кешеләр булганда, авыл яшәячәк

Даими укучыларыбыз Яңа Кармәт авыл җирлегендәге барлык вакыйгаларның да җирле хакимият органы депутаты Алексей Буранов ярдәме белән узуын яхшы беләләр.

Бу гаҗәп тә түгел. Халык телендә «Алма агачыннан ерак төшми» дигән әйтем юкка түгел. Кырык дүрт ел гомерен авыл хуҗалыгы производствосында эшләүгә багышлаган Александр Бурановның уллары башкача булдыра да алмыйлар. Шул елларда ул Рус Кармәте авылында механик отрядта эшли һәм Алексей белән Александр әтиләренең эшкә ни дәрәҗәдә җаваплы булуын, җитәкчелек һәм авылдашлары тарафыннан нинди хөрмәт казануын күреп үсәләр. Язгы яисә көзге кыр эшләре вакытында техника сафтан чыга калса, әтиләрен төнлә дә эшкә чакырта алалар. Һәм ул беркайчан да баш татмый.

Бу һәрвакыт шулай була. Остага алты җитәкче белән эшләргә туры килә һәм ул һәрвакыт алдынгылар исәбендә була. Александр Буранов аларның берсе турында бүген дә аерым җылы сүзләр белән искә ала.

Евгений Копанев аларга хатыны Людмила белән, ул вакытта алар яңа өйләнешкән генә булалар, фатир бүлеп бирә, шул өйдә Бурановларның өч кызлары һәм уллары дөньяга килә.

2005 елда илдә барган вакыйгаларга бәйле рәвештә «Восход» совхозы башта күмәк хуҗалыкка, ә аннары бөтенләй, районның калган 25 колхозы һәм 12 совхозы кебек үк бетерелә, ә Александр Буранов абруй казанган токарь-профессионал оста буларак, таләп зур булган хезмәткәр булып кала.

Бүген ветеран улларының бу хәлләргә битараф булып үсмәүләренә, туган авылларын торгызуга ярдәм итүләрен күреп куана.

– Рус Кармәте авылында барлык уңай үзгәрешләр – репрессияләнгән якташларга һәйкәл кую булсынмы, җирле мәктәпне яки балалар бакчасын җиһазландырумы яисә авылны төзекләндерү буенча чаралармы – барысы да Алексей Александровичның турыдан-туры катнашында һәм хәтта финанс ярдәме белән эшләнә, – дип сөйли Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров. – Мондый кешеләр булганда, әлбәттә, авыл яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев