Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Механизатор булып эшләү – бар эшкә дә оста булу дигән сүз

«Аксу Агро» ҖЧҖнең үзәк базасы Иске Ибрайда ремонт эшләрен үз эшләренең осталары алып бара. Алар – механизаторлар да, тимерче-ремонтчылар да.

Бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиесендә киләсе язгы-кыр эшләренә әзерлек бара. Игенчеләрнең бер өлеше ялда, калганнары ремонт эшләре белән мәшгуль.

Минвагыйз Риванов – хуҗалыкның иң алдынгы механизаторларының берсе. Ул авыл хуҗалыгы производствосы ветераны – лаеклы ялга чыккан булса да, туган ягы басуларыннан аерыла алмый әле ул. Язын чәчүдә алмаш механизатор булып эшли. Җәйге чорда терлек азыгы әзерләүдә катнаша. «Ягуар» азык җыю комбайнында ел саен печән чаптыруда, кукуруз уруда югары нәтиҗәләргә ирешә. Район газетасы битләрендә язгы чәчү һәм көзге урак өстендә аның намуслы хезмәте бер генә тапкыр билгеләп үтелмәде. Быелгы сезон да аның өчен нәтиҗәле булды.

Кышкы чорда игенче тимерчелектә эшли, авыл хуҗалыгы агрегатларын ремонтлый. Бу эшне дә ул бик яхшы белә. Тимерчелек эшендә аңа урак өстендә комбайнчы булып эшләгән Максим Ендерюков һәм механизатор Валентин Наумов ярдәм итәләр. Ремонтчылар барлык тырмаларны диярлек эшче хәленә китергәннәр, менә-менә авыл хуҗалыгы машиналарын көйләүгә керешәчәкләр.

Предприятиедә ремонт эшләрен шулай ук слесарьлар Илшат Гобәйдуллин һәм Фәрхәт Сәлахов та алып бара. Алар – тәҗрибәле белгечләр, кышын да, җәен дә техникага хезмәт күрсәтәләр.

Машина-трактор паркында ремонтчыларның уңышлы эшләве өчен барлык шартлар тудырылган. Агротехникага яңа сулыш өрелгән остаханә ягып җылытыла, хезмәтчәннәр өчен кайнар төшке аш оештырылган.

– Ремонт эшләре график буенча бара, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесе баш инженеры Илгизәр Зәйнуллин. – Запас частьлар белән тәэмин ителгән, техниклар үз эшләрен беләләр.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң тракторларны көйләүгә керешәчәкләр. Хуҗалыкның үзәк базасында үзәк утардан дистәләгән километр ераклыкта урнашкан төрле торак пунктларда яшәүчеләр эшли. Әмма бу графикка тәэсир итми – эш төгәл җайга салынган, вахта машиналары хезмәтчәннәрне иртә белән авыллардан барып ала һәм көн ахырында илтә.

Техниканың кышка саклауга кую әзерлеген һәм ремонт процессын республика комиссиясе даими тикшереп тора. Һәр тапкыр аның катнашучылары техник арсеналның язгы чорга әзерлеге буенча югары бәя алалар. Бу очраклы түгел: агрегатларны чын профессионаллар үзләре әзерлиләр һәм аларда үзләре үк эшлиләр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев