Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иске Мокшино мәктәбе укытучысы һөнәр сайлауда ялгышмавы белән бәхетле

    Бүген Гүзәл Шәрәфетдинова популяр телевидение алып баручысы була алыр иде, яки Казанның нинди дә булса мәктәбендә укыта алыр иде, чөнки гуманитар университетны тәмамлаганнан соң аңа телевидениедә эшләргә тәкъдим итәләр.

    Уку отличнигы, активист, университета укыган елларда Гүзәл төркем старостасы булып тора.

    Әмма ул авылны сайлый.

    – Үземне хәтерләгәннән бирле, мин һәрвакыт укытучы һөнәре турында хыялландым, – ди Иске Мокшино урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Фәсхетдин кызы. – Моның да үз нигезләре бар иде. Әбием, туган авылым Татар Сөнчәле авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы Минзифа Миңнехан кызының, әнием, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Миншакир кызының дәресләргә, укучылар белән очрашуга бик җаваплы һәм җитди әзерләнүләрен күреп үстем. Төнлә йоклаган җиремнән уянып, әнинең дәфтәрләргә чумып утыруын һәм алар арысыннан чраттагысын кулына алып, анда нидер билгеләвен тыныч кына күзәтә идем. Төнлә әнигә өч кечкенә энемнең өсләренә ябар өчен берничә тапкыр торырга туры килүенә карамастан, иртә белән мәктәпкә әзерләнгәндә, әни көзге янында җитди костюмнан һәм һәрчак пөхтә прическадан басып тора иде инде. "Кызым, укытучы – үзенчәлекле һөнәр ул", – дип җавап бирә иде әни, мин аңардан, барысына да ничек өлгерәсең, дип сорагач. – Бигрәк тә авылда. Укытучыга карыйлар һәм бөтен яклап та аңарга тигезләнергә тырышалар: гамәлләрдә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә карата да, хәтта киенү стилендә дә. Шуңа күрә безгә аерым җаваплылык ята, һәм без аларның өметләрен акларга тиеш.

    Әмма, бернәрсәгә дә карамастан, әни дә, әби дә үз һөнәрләре белән бәхетле иделәр.

    Мин исә, аларга карап, укытучының иң кирәкле һөнәр икәнен расладым гына.

    Университетта биш ел уку дәвамында мин Иске Мокшино мәктәбе бусагасын укытучы сыйфатында атлап керүемне көттем. Укучыларымның туган тел һәм әдәбиятның байлыгын, тирәнлеген үзләре өчен яңадан мөмкин кадәр тизрәк ача башлавын теләдем.

    Гүзәлнең балачак һәм яшьлек еллары үткән мәктәп коллективы аны бик җылы каршы ала. Барысы да аңа педагогик осталыкның серләренә төшенергә ярдәм итәргә тырышалар.

    –Әлбәттә инде, мин мәктәптә укыганда мөгаллим һөнәрен сайлавымда этәргеч биргән Луиза Салих кызы Минсафинага, Нәфисә Фәрваз кызы Гыйльметдиновага, Кәүсәрия Минхәер кызы Минхәеровага аерым рәхмәтлемен, – ди Гүзәл Фәсхетдин кызы. – Алар миңа бөтен яктан ярдәм иттеләр, теләсә нинди башлангычымны хупладылар, ә бу хезмәт юлы башында бик мөһим.

    Бүген, туган мәктәбендә егерме бер ел эшләгәннән соң, Гүзәл Фәсхетдин кызы, үзе әйткәнчә, һөнәр сайлауда ялгышмавы белән бәхетле.

    Аның сүзләрен Шәрәфетдиновларның федераль университетта укучы кызлары Дилиянең педагогиканы сайлау факты да раслый.

    Дилиянең әбисе педагогик хезмәт ветераны Фәридә Мишакир кызы Мифтахова әйткәнчә, аның авылга кайту-кайтмавын вакыт үзе күрсәтер.

    Әмма бүгенге көндә гаиләдәге дүрт буын – Баймөхәммәтовлар, Мифтаховлар һәм Шәрәфетдиновлар сайлаган укытучы һөнәре алар өчен генә түгел, ә бөтен Татар Сөнчәлесе авылы өчен горурлык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: