Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Ярты гасыр медицинада

Трудолюбово халкы фельдшер Георгий Ильинны якташлары кебек кабул итә.

Авылда җиде ел эшләү дәверендә Георгий Васильевич халык өчен үз кешегә әверелгән инде, гәрчә ул тумышы белән Заря поселогыннан булса да. Авыл халкы табиб турында язуны, алар аны шулай дип атый, өч авыл – III Интернационал, Культура һәм Октябрь поселокларының оешуына йөз ел тулуны бәйрәм иткән көнне үк сораганнар иде.

Кайчандыр ерак 1971 елда, Чистай медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Георгий Ильин юллама буенча нәкъ менә Трудолюбово авыл җирлегендә эшли башлый, өч торак пункт – Ахметзяновка, Нургалиевка һәм Андреевка авыллары халкына хезмәт күрсәтә.

– Быел алтын юбилейны – медицинада хезмәт куюыма илле ел тулуны бәйрәм итәм, – дип шаярта ачык күңелле фельдшер. – Кырык ел ашыгыч ярдәм станциясендә эшләдем. Армиядә хезмәт иткән вакытта гына районнан китеп тордым.

Авыл фельдшеры булу җиңел түгел. Аның җилкәсендә ышандырып тапшырылган территориядәге барлык халык өчен зур җаваплылык ята. Һәр 152 авыл кешесе, шул исәптән унбиш бала да Георгий Ильин өчен инде күптәннән туганына әверелгән. Фельдшер янына салкын тиеп тә, имгәнү алып та баралар. Профилактик эш тә, прививка кампанияләре дә аның өстендә.

Бәйрәм вакытында авыл фельдшеры адресына сәхнәдән бик күп мактау сүзләре әйтелде. Георгий Ильин өчен фельдшерлык – ул һөнәр генә түгел, ә йөрәк чакыруы дип билгеләп үттеләр. Ул үз эшендә профессионал гына түгел, кешеләргә карата сизгер дә, аның телефоны атнасына җиде көн һәм тәүлегенә егерме дүрт сәгать эшли һәм ул беркайчан да шалтыратучыларга ярдәм күрсәтүдән баш тартмый. Аның беренче ярдәм күрсәтү өчен чемоданы һәрвакыт машинасында.

Георгий Ильин тагын үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы да. Халыкны медик буларак кына түгел, гармунчы буларак та дәвалый.

– Гармун авыл халкының кәефен һәм рухын күтәрә. Мин профессиональ түгел, һәвәскәр генә, гаиләм өчен, дусларым белән уйныйм. Ничектер җирле халык уйнавымны сораган иде, ә хәзер инде үзем дә тартылдым, җыр – тормышка этәргеч булган коллективны ничек ташлыйсың инде, – ди Георгий Васильевич.

Георгий Ильин авыл кешеләре хакына көн саен егерме километр араны уза, әле тагын торак пунктлар арасында дистәдән артык юлны урап чыгарга кирәк. Ашыгыч ярдәм машинасын көткәндә кадерле минутларны югалтмас өчен, авыр хәлдәге чирлеләрне район үзәгенә үз транспортында алып килергә туры килә. Һәм кире эшкә әйләнеп кайтырга кирәк. Әмма авыл фельдшеры авырлыкларга зарланмый, бары яңа ФАП турында гына хыяллана. Киләчәктә үзе урынына кем килер икән дип борчыла, чөнки медицинада кадрларга кытлык сизелә. Ә яшьләр авылларга эшкә барырга атлыгып тормый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев