Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Яңа эш алымнарын эзлиләр

Унбиш ел дәвамында Ольга Жукова мәдәният тармагында Мюд поселогы халкына хезмәт күрсәтә. Бу чорда авыл халкына шатлык хисләре бүләк иткән бәйрәм чараларының күпме үткәрелүен санап бетерерлек түгел!

Бу өлкәдә ун ел эшләүче режиссер Елена Сухалова белән бергә алар даими рәвештә яңа эш формалары эзлиләр. Авыл халкы билгеләп үткәнчә, концертлар, күргәзмәләр, презентацияләр бүген, биш ел элек белән чагыштырганда, күпкә югарырак дәрәҗәдә уза. Моңа өлкәне цифрлаштыру да ярдәм итә.

Аларның эш планында – өлкән халык белән чаралар гына түгел. Белгечләр үсеп килүче буын белән эшләүгә дә күп вакытларын бирәләр.

–Чыннан да, халыкның ялын оештыру буенча эш бүген яңа эчтәлек белән тулыландырыла, – дип сөйли район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов. – Хәзерге заман мәдәният учаклары аудитория белән аралашуның яңа алымнарын эзләргә, тупланган тәҗрибәне янә карарга, талантлы авыл кешеләрен үзешчән  сәнгатькә тарту, уңайлы мәдәни мохит булдыру буенча эшнең яңа ысулларын һәм принципларын кулланырга мәҗбүр. Бу планда аларга мәгълүмати эшне тиешле дәрәҗәдә алып бару мөмкинлеге бирүче электрон алымнар ярдәмгә килә. Чөнки мәдәният йорты – авыл кешеләре күңелләрен биреп ял итә, аралаша, дуслары белән очраша ала торган урын. Үзләрен бу һөнәргә багышлаган кешеләр өчен бу чын сәләт һәм иҗат. Әлбәттә, теләсә кайсы һөнәрдә үз артыннан иярткән иңиңнәр бар. Мәдәният – ул һәркем таба һәм үз брендын тәкъдим итә ала торган өлкә, моны безнең белгечләр дә раслый.

Һөнәрдә төп билгеләнеш – кешеләргә шатлык бүләк итү, һәм бу бурычны алар уңышлы үтиләр.  Ел саен Мәдәният хезмәткәре көне алдыннан март аенда үткәрелә торган осталык бәйгеләрендә югары нәтиҗәләр моңа дәлил булып тора, нәтиҗәләрне район газетасы да яктырта. Аларның эшчәнлегенең тагын бер мөһим ягы бар, урып-җыю тәмамланганнан соң, ышаныч белән әйтергә була. Безнең мәдәният хезмәткәрләре агитбригадаларда турыдан-туры катнашып, агымдагы елның бай уңышына саллы өлеш керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев