Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Гомере буена баян белән

Беловка авыл клубында өч коллектив эшли.

Өч җыр ансамбле: «Хамăр ял» («Авылым минем»), «Шур çăл» («Чишмә») һәм «Ручеек» балалар җыр төркеме. Әлбәттә, мәдәният учагы методисты да, баянчы да булган Тамара Андреевага җиңел түгел, әмма музыкант әйткәнчә, аның тормыш мәгънәсе көндәлек эшләр белән «кайнауда».

Аның төрле яшьтәге авылдашларын үзешчән сәнгатькә ничек тарта һәм әлеге коллективларга туплый алуы белән кызыксынгач, ә алар ветераннар («Хамăр ял»), урта яшьтәгеләр («Шурă çăл») һәм Беловканың яшь гражданнары («Ручеек»), музыкант болай дип җавап бирде:

– Авыл мәдәният хезмәткәренең төп бурычларының берсе – талантларны табу һәм аларга алга таба үсәргә мөмкинлек бирү. Тамараның бу бурычны уңышлы үтәве турында музыкаль коллективларның күпсанлы бүләкләре сөйли.

2014 елда Тамара Андреева ел нәтиҗәләре буенча районның иң яхшы мәдәният хезмәткәре дип таныла һәм Пятигорск шифаханәсенә юллама белән бүләкләнә. Ул вакытта «Ручеек» әле планда гына, ә «Хамăр ял» һәм «Шурă çăл» инде районнан читтә дә танылган була.

Бүген методистка мәдәният учагы эшен яңа дәрәҗәдә алып баруда экран, проектор һәм 100 мең сумлык грант акчасына сатып алынган ноутбук ярдәм итә. 2017 елда Тамара шулай ук 50 мең сумлык шәхси грант ота. Узган ел да аның өчен уңышлы булган. Ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» Республика бәйгесендә «Рухилык һәм мәдәният» номинациясендә җиңүче дип таныла. Ул чакта Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Тамарага топаз белән алтын алка бүләк итә.

Ике елдан соң, 2019 елда, Беловка авыл клубының «Родник» коллективы «Уйна, гармун!» халык иҗатының 34 нче Республика фестивале сәхнәсендә чыгыш ясау хөрмәтенә лаек була.

Көз җитте, йорт яны участокларында, бакчаларда эш тәмамланды, авыл кешеләренең шәхси хуҗалыкларында мәшәкатьләре кимеде. Димәк, аларның буш вакытлары да барлыкка килде. Ә клуб тәрәзәләрендәге янган утлары һәм баян көйләре белән үзенә җәлеп итә.

–Унынчы сыйныфтан соң Казан мәдәният институтының нәкъ менә оркестр бүлеген сайлавым белән ялгышмаганмын, – ди Тамара. – Шулай булмаса, мин бүген баяннан башка бәхетле була алыр идемме икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев