Аксубаево
  • Рус Тат
  • Файдалы эш белән шөгыльләнгәнгә, бар да яхшы килеп чыга

    Урмандеево авылыннан Семеновлар гаиләсе инде күп еллардан бирле авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, шәхси ярдәмче хуҗалык тота.

    Бүген төрле ярдәм алымнары гамәлдә булуга карамастан, Семеновлар зур хуҗалыкны үз көчләре белән алып баралар. Александр Николаевич һәм Алевтина Георгиевна 1995 елда өйләнешәләр. Аларның биш балалары. Әтиәниләрен кайгыртудан тыш, башка көндәлек мәшәкатьләр дә алар иңенә ята. Менә унбиш ел инде алар терлекчелек белән шөгыльләнәләр, көн саен тавык чүпләп бетергесез эшләрне башкаралар.

    Аларның хуҗалыгында сигез сыер, ике үгез, өч баш дуңгыз һәм дистәләгән кош-корт бар. Моннан тыш, Семеновлар һәр җәй бройлерлар, үрдәкләр, казлар һәм башка кош-корт сатып алып үстерәләр.

    – Мал-туарны без фәкать үзебез өчен генә асрыйбыз, – ди Алевтина Георгиевна. – Алынган продукцияне, мәсәлән, сөтне тапшырабыз. Үзебез өчен дә калдырабыз. Өстәлдән һәрчак каймак, атлан май, сыр, ит, йомырка өзелми. Үзебез дә, балалар да табигый ризык ашап үстек, шуңа күрә таза-нык та.

    Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эш кайный, проблемалар да юк түгел – бу авыл кешесенең көндәлек эше. Тик Семеновларның һәрчак тигез, шома бармый. Өйләнешкәннән соң, алар, авыл тормышын ташлап, шәһәргә күчеп китү турында да уйланалар. Әмма берничә еллар яшәгәч, бу теләк юкка чыга.

    – Артка борылып карап, ныклы гаилә төзү өчен күпме хезмәт салынуын аңлыйсың. Шәһәр тормышы артыннан куу өчен, авылда барысын да калдырып китәргә кул бармады, – дип сүзгә кушылды Александр Николаевич.

    Гаилә башлыгы – бар эшкә дә оста. Ул авылда беренчеләрдән булып техниканы модернизацияли башлый, үз куллары белән азык тапагычлар, утын яргыч станок ясый. Хатынына сыер саву эшен җиңеләйтү өчен кул астында булган әйберләрдән саву аппараты җыя. Башка өй эшләрен башкару өчен, чыннан да, вакыт күбрәк кала. Аңардан күреп, авылның башка ир-атлары да бу эштә хатыннарына ярдәм итәргә булалар. Александр Николаевич беркемне дә кире бормый, аппаратны җыярга булыша. Ул, кул хезмәтен җиңеләйтү, балалар белән вакытны күбрәк уздыру өчен, барысын да автоматлаштырырга тырыша.

    Теләсә нинди хуҗалыкта да техникадан башка булмый. Ул җәен дә, кышын да кирәк. Семеновлар күптән түгел генә тракторлы булган. Александр Николаевич аңарга кар чистарту һәм төягеч агрегатларын да таккан. Хәзер исә җир дә сөреп, кышын үз техникаң белән юлларны кардан чистартып та, төзекләндерү эшләрендә дә кулланып була.

    Хуҗалыкта ярдәмчеләр булып балалар үсеп буй җитә. Алар авыр авыл тормышын ишетеп кенә белмиләр. Бердәнбер уллары Сергей, Александр Николаевичның уң кулына әйләнә. Ул бар эштә дә әтисенә ярдәм итә. Күптән түгел генә ул Түбән Кама шәһәренә китеп яши һәм заводта эшли башлаган. Олы кызлары Мария һәм Ангелина үз гаиләләрен корганнар. Оныклары Варвараның дөньяга килүе Семеновлар өчен зур бүләк булган. Ул бәләкәй өй хуҗабикәсе буларак, әбисе белән бабасы артыннан ияреп йөри, үзенең якыннары үрнәгендә тәрбияләнеп үсә.

    Тагын ике кыз – Эвелина һәм Дарина әлегә әти-әниләре янында, хуҗалык эшләре хәзер алар җилкәсендә. Тик алар да буй җитеп, туган нигезләрен калдырып китәчәк.

    – Без балаларны үз яныбызда тотмыйбыз. Һәркайсы тормышта үз юлын табарга тиеш. Әлбәттә инде, барысы да бергә җыелганда бик күңелле, – ди Алевтина. – Хуҗалыкны балаларга ярдәм итәр өчен алып барабыз. Җитештергән продукцияне аларга да җибәрәбез. Авыл ризыгы алар өстәлендә дә булсын. Бу тагын акчаны янга калдыру да. Аны үз ихтыяҗлары өчен тотсыннар. Берсен дә үпкәләтергә тырышмыйбыз. Барысын да бертигез яратабыз.

    Ирле-хатынлы Александр һәм Алевтина авылда туыпүскәннәр. Алар кечкенәдән хезмәткә күнеккән, авыл хезмәте аларга яхшы таныш, хуҗалык алып бару серләрен әти-әниләреннән үзләштергәннәр.

    – Авылда мал-туар асраудан тыш, башка шөгыльләнерлек нәрсә юк. Бу шулай ук керем чыганагы да. Без хуҗалыкны җәелдерергә планлаштырмыйбыз. Безгә булганы җитә. Бөтен акчаны да эшләп бетереп булмый. Гаилә зур булгач, хуҗалыгы да шундый, – ди гаилә башлыгы. – Үз көчебез белән тапканны балаларга бирергә тырышабыз. Хәзерге вакытта күп нәрсә әтиәниләрнең тормышны ничек алып баруларына бәйле. Барысы да уңышлы килеп чыга икән, балаларның киләчәге дә яхшы булачак.

    Александр Николаевич егерме елдан артык колхозда механизатор булып эшләгән, ә хәзер – төрле эшләрдә. Алевтина Георгиевна – йорт хуҗабикәсе. Ул иртәдән хуҗалык эшләре белән мәшгуль. Өйдә тәртип. Аларның тормыш принцибы – «барысы да – балалар өчен». Аларга карап, ирексездән, шулкадәр көч һәм энергия каян килә, барысына да ничек өлгерәләр, дип уйлап куясың. Чөнки тәүлектә нибары 24 сәгать кенә! Хикмәт мәхәббәттә, үзара ярдәм һәм бер-береңә терәк булуда икән бит. Семеновлар файдалы эш белән шөгыльләнгәннәрен беләләр, шуңа да барысы да яхшы килеп чыга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: