Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Бәхетле булыр өчен авылга кайта

Светлана Гулякова ире, милиция ветераны белән аның туган поселогына кайткан вакыттан алып, чирек гасыр узган.

Бу вакыт эчендә Гуляковлар гаиләсе Заряда үз тормышларын җайга салып кына калмыйлар, ныклы фермер хуҗалыгы да оештыралар һәм авылны үстерүгә дә зур өлеш кертәләр. Беренче чиратта поселокны төзекләндерүгә, аны яшелләндерүгә. Бу еллар дәвамында яз җитеп, кар сулары агып киткәч, Светлана Васильевна инициативасы белән поселокта шимбә өмәләре оештырыла.

Заря читендәге чишмәне төзекләндерү дә – шулай ук Светлана Васильевнаның тырышлыгы.

– Безнең поселокта халык бердәм, аның файдасына юнәлдерелгән теләсә нинди инициативаны да хупларга әзер, – дип сөйли Светлана Васильевна. – Шимбә өмәләре исә шәхси эш кебек кабул ителә.

Тик иң мөһиме, поселок Светлана Васильевнага нәрсә белән бурычлы соң, бу – Урмандеевага кадәр вак таш салынган юлларның барлыкка килүе. Аңа төрле дәрәҗәдәге ведомстволарда юлың кирәклеген күпме исбатларга туры килүен бары ире Алексей Елизарович һәм авыл җирлеге башлыгы гына белә. Бүген дә юлның торышы Светлана Васильевнадан кала башка беркемне дә шулкадәр борчымыйдыр, мөгаен.

Гуляковлар Заряга кайтып урнашкан вакыттан алып, Яңа ел, Раштуа, 8 март , Май чабу бәйрәмнәрен поселок халкы белән бергәләп билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Бәйрәмнәрнең җитүен бигрәк тә балалар көтеп ала, чөнки сәламәтлек саклау ветераны Светлана Гулякова җитәкчелегендә аларның әниләре һәм әбиләре оештырган концертлар, күңелле бәйгеләр һәм спорт уеннары вакытында талантны, җитезлекне һәм көчне күрсәтү мөмкинлеге дә туа. Алар шулай ук ачык һавада бергәләп чәй эчүләр һәм бүләкләр белән дә ләззәтләнәләр.

Ә Заряда балалар аз түгел. Районның бер генә торак пунктында да, бу поселоктагы кебек, тәрбиягә бала алган гаиләләр юктыр, мөгаен. Гуляковлар да шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган өч бертуган малайны тәрбияләп, аякка бастырдылар, алар бер кыз бала тәрбияләп үстергән гаилә өчен терәк булып торалар.

Еллар уза, вакытны туктатып булмый. Күптән түгел үзенең җитди юбилеен билгеләп үткән Светлана Гулякова каланы калдырып кайтканына һич кенә дә үкенми.

–Бары тик җирдә, туган төбәгеңдә генә чын-чынлап бәхетле була аласың, – ди ул. – Ә бит бәхет өчен күп кирәкми. Моның өчен ике шарт: ватан һәм янәшәдә якын кешең булу җитә, дип әйтсәм һич тә ялгышмам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев