Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Әти белән бергә эшләү күңелле

«Аксу Агро» ҖЧҖдә игеннәрне урып-җыюда Петровлар гаилә экипажы уңышлы эшли

Әтисе Владимир Владимирович “Мюд” филиалында механизатор булып хезмәт куя. Ул – танылган игенче. Суктыру нәтиҗәләре буенча ул ике ел рәттән «Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсында җиңүче булды һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сертификатына лаек булды.

Өлкән Петров 1992 елда Аксубай СПТУда игенче һөнәрен ала. Укуын тәмамлагач, тракторда сукалауда, чәчүдә эшли. Егерме елдан артык инде урып-җыю вакытында механизатор ашлык җыю комбайны руле артына утыра. Улы да әтисенең үз эшенә мөнәсәбәтен кечкенәдән үк күреп үсә, авылда игенче һөнәренең мөһимлеген аңлый. Данила да үз тормышын шушы һөнәр белән бәйләргә теләгән. Ул Аксубай универсаль технологияләр техникумы студенты. Комбайн кабинасында үткән хезмәт сәгатьләре аны игенче һөнәре серләренә өйрәтә. Техникумны тәмамлагач, аның тирән белеме дә, яхшы практик күнекмәләре дә булачак.

Бу һөнәр квалификацияле әзерлек кенә түгел, ә чыдамлык һәм сабырлык таләп иткән мәшәкатьләр белән бәйле. Көне буе кырда эссе кояш нурлары астында эшләү барысына да ошамый.

–Эштән зарланмыйбыз, – диләр Петровлар. – Бергә эшләү җиңелрәк һәм күңеллерәк.

Өстәвенә, уңышлар да бар – Петровлар ашлык суктыру буенча югары күрсәткечләр өчен район җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев