Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

«Аксубай районының Мактаулы гражданины» исемен алды

Район Советы карары белән социаль-икътисади үсешкә зур өлеш керткәне өчен Николай Станововка «Аксубай районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Николай Николаевичның бөтен гомере, хезмәт еллары туган якка багышлана. Ул Аксубайда туып үскән. 1980 елда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Производствога өйрәтү мастеры, укытучы, аннары СПТУ директоры урынбасары булып эшли. Соңгы ун елда Николай Николаевич бу һөнәри техник белем бирү учреждениесен җитәкләде.

Ул училищены җитәкләгән еллар авыл хуҗалыгында да, гомумән икътисадта да авыр елларга туры килде.

– Уку йорты өчен туксанынчы еллар зур сынау булды, – дип искә ала Николай Николаевич. – Финанслар җитмәү, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үзгәртеп корулар... Авыл хуҗалыгы өчен «кадрлар әзерләүче» дигән мәсьәлә килеп басты. Ләкин шулай да без дөрес карарлар кабул итә алдык. Район яшьләре өчен һөнәри белем бирү учреждениесен саклап кала алдык.

2006 елда аны, тәҗрибәле идарәче, җаваплы һәм күпкырлы кеше буларак, район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул бу вазыйфада 2013 елга кадәр бу эшли.

Хезмәт казанышлары өчен Николай Станововның «ТРның атказанган укытучысы» исеме бар, аңа Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылган.

Хатыны Валентина Ивановна белән өч ул тәрбияләп устергәннәр, алты оныклары бар.

Лаеклы ялда да Николай Николаевич кызыклы эшсез утыра алмый. Ул район мәдәният йорты каршындагы тармак ветераннарының хореография коллективында катнаша. Репетицияләргә йөри, төрле мәйданчыкларда чыгыш ясый – тамашачыларны бию чыгышлары белән сөендерә.

Район башлыгы Камил Гилманов Николай Станововка Аксубай районының Мактаулы гражданины таныклыгын һәм күкрәк билгесен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев