Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Аксубай механизаторлары төрле авыллардан булсалар да, аларның хезмәткә карашы бертөрле

Илһам Хамәтҗанов һәм Радик Гамируллин «Чистай» ХКның «Аксу Агро» хуҗалыгы предприятиесендә югары уңыш алуга зур өлеш керттеләр.

Хуҗалыкта механизаторлар коллективын тәҗрибәле, игенчелек технологиясен яхшы белүче кешеләр тәшкил итә. Илһам Хаметҗанов һәм Радик Гамируллин да алар арасында. Аларның игенчелек өлкәсендәге хезмәт тәҗрибәсе утыз елдан артык тәшкил итә. Механизаторлар төрле авылларда яшиләр (Радик Гамируллин – Трудолюбоводан, Илһам Хаметҗанов – Такталыдан), элек төрле хуҗалыкларда хезмәт куйганнар, әмма аларның эшкә мөнәсәбәте бертөрле. Алар намуслы, эшкә җаваплы карыйлар. Яңа авыл хуҗалыгы предприятиесе оешканнан алып ике ел дәвамында бергә эшлиләр.

– Илһам Хаметҗанов һәм Радик Гамируллин – уңган, тырыш механизаторлар, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры урынбасары Тәбрис Миначев. – Сезонда алар яхшы сыйфат белән зур күләмдә эш башкардылар. Быел хуҗалыкның бөртекле культуралардан югары уңыш алуында аларның хезмәт өлеше дә бар. Алар шулай ук киләсе ел уңышына нигез салдылар, көзге культураларны чәчүгә туфрак әзерләделәр.

Быелгы сезон механизаторлар өчен җиңел булмады, һава торышының көйсезлекләре дә кырда агрочаралар үткәрергә комачаулады, шулай да җир уллары үзләренә йөкләнелгән бурычны намус белән, смена нормаларын арттырып үтәгәннәр. Яз башыннан алар тырмалауда, туфрак эшкәртүдә хезмәт куйганнар. Сезонны көзге чәчү белән тәмамлаганнар. Күптән түгел генә тракторларын үзәк базага кышкы саклауга куйганнар. Хәзерге вакытта исә агрегатлар кышкы саклауга кую өчен әзерлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев