Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Аксубай юл предприятиесе җитәкчесе атказанган төзүче исеменә лаек булды

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы төзелеш комплексы үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татавтодор» акционерлык җәмгыятенең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафинга «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде.

Фәнис Сафинга бүләкне район башлыгы Камил Гилманов Аксубай районы Советының ХVIII утырышы тәмамлангач тапшырды.

«Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы – республикада юллар төзү буенча иң яхшы предприятиеләрнең берсе. Ул район үсешенә, аны яңартуга зур өлеш кертә. Халык тормышына уңайлыклар кертеп, юл челтәрләре елдан-ел төзелә, яңартыла. Филиал белән җитәкчелек иткән елларда Фәнис Сафин аны үз эшенең чын профессионаллары эшли торган заманча, югары технологияле предприятиегә әйләндерә алды.

– Сез бу бүләккә районыбыз, анда яшәүче кешеләр хакына фидакарь хезмәт куеп лаек булдыгыз, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев