Хезмәт – авыр, ләкин мактаулы
Традицион сабан бәйрәме - милли Сабан туе алдыннан район гәзите хәбәрчесе әңгәмә кору өчен район башлыгы Камил Гилманов белән очрашты. - Камил Камал улы, Сабан туе - ул күңелле, юмарт, үзенчәлекле сабан бәйрәме. Быел ул игенчеләр, тулаем районның авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре өчен нинди уңышлар белән истә калачак? - Сабан...
Традицион сабан бәйрәме - милли Сабан туе алдыннан район гәзите хәбәрчесе әңгәмә кору өчен район башлыгы Камил Гилманов белән очрашты.
- Камил Камал улы, Сабан туе - ул күңелле, юмарт, үзенчәлекле сабан бәйрәме. Быел ул игенчеләр, тулаем районның авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре өчен нинди уңышлар белән истә калачак?
- Сабан туе мәйданы төрле милләт кешеләрен берләштереп кенә калмый. Безнең авыл хуҗалыгы районы өчен ул гадәти бәйрәм генә түгел, ә нәкъ менә авыл хуҗалыгында хезмәт куйган барлык эшчеләрне хөрмәтләү, бүләкләү йоласы да. Без Аксубай җире һәм аның хезмәтчәннәренә дан җырлыйбыз, чөнки авыл хуҗалыгы производствосы - икътисадның төп нигезе. Район иминлеге өчен хезмәт итү - безнең уртак максатыбыз һәм бурычыбыз.
Агымдагы ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен шуның белән истә калыр дип уйлыйм, без, ниһаять, җиргә бәйле эшкә ачыклык керттек - "ВАМИН"ның элеккеге җирләрен өч инвесторга бүлеп бирдек һәм шуның белән "Аксу Агро"ны "ныгыттык", "Аксубай" агрофирмасын оптимальләштердек һәм бер өлешне яңа инвестор - "Био Агро"га тәкъдим иттек. Бу безнең өчен проблемалы мәсьәлә иде - хуҗалыкларда техникага һәм кешеләргә бәйле хәл борчу тудырды, финанслау ягыннан да кыенрык иде. Ә менә бүген игенчеләр барлык чәчү эшләрен дә агрономия таләпләре буенча кыска срокларда югары сыйфат белән үткәрделәр дип һич арттырусыз әйтергә була. Әлбәттә инде, монда техникаларны, орлык материалын, ашламаларны вакытында әзерләү дә үз ролен уйнады.
"Аксу Агро"да һәм "Био Агро"да эш ике сменада оештырылды, бу исә чәчүне кыскарту мөмкинлеге бирде, ә бит борынгылар "язгы көн - ел туйдыра", дип юкка гына әйтмәгәннәр. Инвесторлар игенчелек эшендә яңа технологияләрне куллана башладылар. Районга яңа техника кайтты - 25тән артык яңа трактор алдык, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатлары техникасы паркы да яңарды.
Авыл хуҗалыгы елы район өчен яхшы гына башланып китте - туфракта дым җитәрлек, әгәр дә һава торышы җайланса - ел ярым-ике елга җитәрлек азык запасы әзерләргә мөмкин. Димәк, алга таба терлекчелекне үстерү өмете зур. Без маллар санын саклауга ирештек, сөт һәм ит җитештерү дә арта.
Быел көзге культуралар безне аерым сөендерә - алар кышны уңышлы чыкты, димәк, мул уңышка өмет бар. Әмма барысын да һава торышына гына бәйләп калдырырга түгел. Бигрәк тә авыл хуҗалыгында икътисадны куркыныч астына куярга ярамый. Бер культура икенчесен саклап калырга тиеш. Шуңа бәйле районда югары моржиналь культуралар чәчә башладык. Өч мең гектардан артык бөртеккә кукуруз чәчелде, май ясауга һәм орлыкка көнбагыш игелә. Игелгән культуралардан алынган табыш уртача республиканыкыннан түбән булмаска тиеш.
- Димәк, чәчү кампаниясе уңышлы үтте? Ни дәрәҗәдә уңышлы һәм монда кемнәрнең тырышлыгы зур?
- Рәис Сөләйманов рәислегендәге "Агроинвест" УК" ЯАҖ - һәрвакыттагыча, иң алдынгыларның берсе. Безнең районда аның "Аксу Агро" бүлекчәсе эшли, аны Солтан Шәйхуллин җитәкли. Бу хуҗалыкта минераль ашламалар кертүгә аерым игътибар бирелә - шуңа бәйле чәчүлекләр торышы, башка хуҗалыклар белән чагыштырганда бер дәрәҗәгә югары. Аксуагрочылар техника әзерлеге буенча да, шикәр чөгендере чәчү буенча да аерылып тордылар - татлы тамыр культурасын районда бары тик әлеге хуҗалык кына зур күләмдә үстерә.
"Аксу Агро"да сөтчелек көтүен яңарту эше дә җайга салынган.
Быел аксуагрочылар элеккеге "ВАМИН"ның ике - "МЮД" һәм "Тимошкино" бүлекчәләрен үз канатлары астына алдылар. Терлекчелек буенча да, игенчелектә дә эшне оештыруга бәйле чын хуҗа кулы сизелеп тора.
Илнар Сөниев җитәкләгән "Аксубай" агрофирмасында, ә безнең районда әлеге хуҗалык белән Әхнәф Сөниев рәислек итә, терлекчелек тармагына күләмле инвестиция кертелде. Шуңа күрә чәчүлек мәйданнар структурасында төп игътибар азык культураларына бирелгән. Май заводы да алар балансында, монда сөтне тирәнтен эшкәртү, шул исәптән май һәм сыр продуктлары җитештерү җайга салынган. Агрофирма тагын бер юнәлешне алды - бөртеклеләр технологиясе буенча чәкәнбаш игүне.
Ирина Гатауллина җитәкчелегендәге яңа инвестор "Био Агро" беренче чәчү кампаниясе чорында үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгерде инде. "Био Агро" районга яңа техника һәм җирне заманча эшкәртү технологиясе белән килде. Уңыш та мул булыр дип ышанам. Алар чәчү әйләнешен үтәп кырларга югары табышлы культуралар чәчтеләр, туфракның уңдырышлы катламын саклауга аерым игътибар бирәләр - борчак, кукуруз, көзге бодай чәчәләр, шулай ук пар җирләренә дә аерым игътибар бирелә.
Иван Шугаев җитәкләгән "Актай" агрофирмасы уңышлы гына эшләп килә. Бу предприятиедә берничә юнәлеш - игенчелек, терлекчелек, нәселле атлар үрчетү буенча тотрыклы үсеш күзәтелә - ат асрау һәм ат спортында "Актай" районны Татарстанда гына түгел, Россия чикләрендә дә танытты. Сүз уңаеннан, программа буенча республика бюджетыннан фермага юллар төзеләчәк, ат асрауны үстерүгә акча бүлеп биреләчәк. Ә агрофирманың чабышкы атлары район гына түгел, Татарстан данын да еракларга таратып, абруйлы Россия ярышларында катнашалар. Актайлылар чәчү буенча да беренчеләр рәтендә. "Актай" басуларындагы дустанә шытымнар - булачак уңыш нигезе.
Җәмил Сөләйманов җитәкләгән "Сөлчә" хуҗалыгы да Аксубай җирендә хуҗалык эшләрен уңышлы алып бара. Монда да чәчү эшләрен агротехник срокларда һәм яхшы сыйфат белән башкардылар. Хуҗалыкта шикәр чөгендере, көнбагыш, техник һәм бөртекле культуралар игелә.
"Колос" районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре масштабында чагыштырмача кечкенә хуҗалык. Ләкин ул булдыклы җитәкче, кече ватанының патриоты булган Алексей Чукин һәм анда эшләүче хезмәтчәннәр тырышлыгы белән аягында нык басып тора. Җир хуҗасы авырлыклардан курыкмый, авылдашларын эш урыннары белән тәэмин итә, бөтен кыр эшләрен агротехник срокларда башкарырга тырыша, авылны төзекләндерүгә үз өлешен кертә.
Сабан бәйрәме районның авыл хуҗалыгы тармагы аксакалы, тәҗрибәле җитәкче Анатолий Савинов рәислегендәге "Агросервис" ҖЧҖ коллективын да игенчеләр белән бертигез дәрәҗәгә куя. Оешма әче туфракны известьләү белән шөгыльләнә, техника паркының чагыштырмача кечкенә булуына карамастан, районның барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә әлеге эштә ярдәм итәргә тырыша.
Габделрәшит Гелметдинов җитәкләгән орлыкчылык инспекциясе дә районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә үзеннән өлеш кертә. Миниршат Алимов кулы астында эшләүче районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективын да билгеләп үтми булмый.
- Соңгы елларда күмәк фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар районда җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алды. Алар эре инвесторларга көндәшлек тудырмыйча, район икътисадын үстерүгә үзләреннән саллы өлеш кертәләр.
- Вакыт аларның, мобильле хуҗалыклар буларак, табигать катаклизмына һәм икътисади үзгәрешләргә бәйле әллә ни зыян күрмәвен күрсәтте. Шуңа күрә районда фермерлык киң колач ала, фермерлар исәбе тулылана бара. Кешеләрнең җирдә хезмәт кую, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнү теләкләре зур. Алар фермалар төзүне дәвам итәләр. Хуҗалык итүнең кече формаларына, авылда АПКны үстерү, кече һәм урта эшмәкәрлекне җәелдерү программалары кысаларында грант ярдәме тәкъдим итеп, дәүләт тә аларга йөз белән карый. Районда беренче фермер - Петр Погодкинның эш тәҗрибәсе зур, ул фермерлар ассоциациясен дә җитәкли. Өлкән яшьтә булуына карамастан яшьләрдән калышмый. Соңгы елларда Ильяс Сөләймановның, Петр Погодкинның, Марат Сафинның, Илдус Вафинның, Гайфетдин Сыраевның крестьян-фермер хуҗалыклары үзләренең кечкенә хуҗалыкларын җәелдерәләр, маллар санын арттыралар, азык базасын арттыру өстендә эшлиләр. Күпләре, терлекчелек тармагын үстерү белән беррәттән, җитештерүгә дә игътибарны арттыралар - урман эшкәртү белән шөгыльләнәләр.
Яшь фермерлар Мансур Сыраев, Сергей Васиков та үзләре хакында белдерәләр. Алар авыл тормышына юкка чыгарга юл бирмәгән, аңа сулыш өргән чын энтузиастлар.
Һәркайсы үз урынында авыл хуҗалыгы тармагын, тулаем район икътисадын үстерүгә үзеннән өлеш кертә. Иртәдән кичкә кадәр хезмәт кую - җиңел түгел, әмма мактаулы. Чәчү кампаниясе, печән өсте, урып-җыю чоры, техниканы кышкы саклауга әзерләү, терлекчелек фермаларын ремонтлау, артым һәм савым алу өчен өзлексез көрәш - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең яллары юклыгы хакында сөйли. Сабан бәйрәме исә хезмәтчәннәргә алга таба да уңышлар теләү һәм Аксубай җирендә оста хуҗалык итүгә фатиха бирү өчен тагын бер зур форсат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев