Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Иң югары савым – «Аксу Агро»да

Аксубай районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында сөт җитештерү буенча «Аксу Агро» ҖЧҖнең сөтчелек комплексы алдынгылыкны тота.

Бүгенге көнгә сөтчелек комплексында 3000 баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Шул исәптән – 1350 баштан артыгы савым сыерлары, 1000 баш тана. Малларны асрау өчен комплекс территориясендә махсус мәйданчык булдырылган. Терлекләр ачык һавада йөри.

Сөтчелек комплексының җитештерү күрсәткечләре узган елның шул ук чоры күрсәткечләрен шактый каплый. Монда көн саен 30 тонна сөт савып алалар, ә узган елның сентябрь аенда бу сан 24 тонна тәшкил иткән. Комплекс хезмәтчәннәренә сыерларның продуктлылыгын арттыруда терлекчелектә алдынгы технологияләрне кертү ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев