Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Актайлылар терлек азыгы әзерли

«Актай» АПК терлек азыгы әзерләүчеләре план күрсәткеченең 92 проценты күләмендә – сенаж, 62 проценты күләмендә печән әзерләгәннәр.

Җәй, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү көчәйтелгән темпта бара.

Районда беренчеләрдән булып күпьеллык үләннәрне чаптыруга «Актай» АПК хезмәтчәннәре чыкты. Азык әзерләү белән тәҗрибәле һәм уңган механизаторлар хезмәт куйган махсус механикалаштырылган звено шөгыльләнә.

– Азык җитештерүче звено, һәр сәгатьне максималь файдаланып, төгәл һәм көйле эшли, – ди авыл хуҗалыгы предприятиесе агрономы Михаил Градусов. – Җәй буена кышка азык запасы туплау бурычы куелды һәм ул үтәлә.

Күпьеллык үләннәрне чаптыру белән өч агрегат шөгыльләнә. Техника белән Николай Тихейкин, Александр Горбатов һәм Андрей Анищенко идарә итә.

Хуҗалыкта күпьеллык үләннәрне 325 гектар мәйдан били. Үлән биек, массасы тыгыз, ул һәр елны шундый булып үсми. Кыр буенча хәрәкәт итеп, чапкычлар бай теземнәр калдыралар.

Анатолий Тюрин асылмалы тырмалар белән аларны киптерү өчен әйләндерә. Үләннәр бераз кипкәч, эшкә Петр Крайнов һәм Андрей Алексеев керешә. Аларның агрегатлары – пресс-җыйгычлар соңгы операцияне башкара – печәнне җыеп, пресслый. Әзер төргәкләрне ташу белән төп предприятие транспортчылары мәшгуль. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиесе бүлекчәләренә печән ташу буенча иң зур эш күләмен КамАЗ шоферы Илшат Сәгыйров башкарган.

Әзерләү процессын бүлекчә управляющие Галияр Хәмитов контрольли һәм проблемалы хәлләрне чишә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 5 июльгә булган оператив мәгълүматларга караганда, «Актай» АПКда 74 тонна сыйфатлы печән һәм 1212 тонна сенаж әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев