Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай ветеринарлары хайваннарның куркыныч авырулары турында кисәтә 

Август башыннан бирле районның ветеринария хезмәте белгечләре көзге эпизоотиягә каршы чаралар үткәрәләр.

Ветеринарларның бурычы– төрле төрдәге хайваннарның йогышлы авырулары килеп чыгуга юл куймау. Район торак пунктларына чыгып, алар мөгезле эре терлек, сарыклар һәм кәҗәләрнең йогышлы дерматит авыруына каршы профилактик прививкалар ясыйлар.

Әлеге процедуралар тәмамланганнан соң, ветеринария хезмәткәрләре эре мөгезле терлекләр, сарыклар, кәҗәләр һәм атларга себер түләмәсе авыруына каршы прививка ясарга керешәчәкләр. Куркыныч авыруларга каршы профилактика чаралары барлык милек рәвешендәге хуҗалыклардагы терлекләрне колачлаячак. 

Фото: район ветеринария берләшмәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев