Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай шоферлары комбайнчыларның туктаусыз эшләвен тәэмин итәләр

Урып-җыю кампаниясе – комбайнчылар өчен генә түгел, ә аларга хезмәт күрсәтүчеләр – зур йөк автомобильләре һәм трактор йөртүчеләр өчен дә иң җаваплы һәм киеренке вакыт.

Уңыш язмышы аларның һөнәри осталыкларына да бәйле.

«Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесендә машина йөртүчеләр коллективында нигездә тәҗрибәле, оста, төрле техника маркаларында эшләргә сәләтле кешеләр. Алар арасында Ришат Гатауллин, Таһир Хәмитов, Николай Убейкин, Алексей Плотников, Андрей Кузнецов, Рәис Гыйләҗев һәм Илнур Зәйнуллин да бар.

Урып-җыю эшләре башланганнан бирле алар үз транспортларында комбайннар бункерыннан ындыр табагына ашлык ташыйлар. Иртәдән кичкә кадәр авыл, басу юллары буйлап йөреп, үз эшләрен намус белән башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев