Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында 5000 гектардан артык ашлык җыеп алынган

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю кампаниясе көчәя бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 5 августка барлыгы 34 363 гектар мәйданның 5000 гектардан артыгыннан бөртекле культуралар суктырылган. 19700 тоннадан артык ашлык суктырып алынган. Кичәге көндә генә дә район игенчеләре 4900 тоннадан артык ашлык суктырдылар. Бу датага уртача уңыш гектардан 37 центнердан артык тәшкил итте

Һава торышы кыр хезмәтчәннәренең эшенә уңай тәэсир итә, механикалаштырылган звенолар туктаусыз эшли. Игенчеләр кыска агротехник срокларда үстерелгән уңышны җыеп алырга омтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев