Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай фермасында эш уңышы хезмәтне оештыруга бәйле 

«МОЛКО» ҖЧҖнең Чирмешән бүлекчәсе терлекчелек фермасы базасында терлекләрне кышлату мәсьәләләре буенча семинар узды.

Семинар-киңәшмә эшендә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты. Район башлыгы Камил Гилманов, семинарда катнашучыларны сәламләп, яңа төзелгән «МОЛКО» авыл хуҗалыгы предприятиесе эше белән таныштырды. 

– Бу хуҗалыкта терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә эшләрне алып баруга дөрес якын киләләр, – дип билгеләп үтте ул. – Бер сыердан тәүлеклек уртача савым 18 килограммга җиткән, яшь терлекләрнең сакланышы югары дәрәҗәдә. 

Соңгы вакытта Чирмешән бүлекчәсендә терлекчелек биналарын реконструкцияләү буенча күп эшләр башкарылды, технологик җиһазларга агымдагы ремонт ясалды. Җәйге чорда бүлекчәдә сыйфатлы азык әзерләнгән. 

Бу хуҗалыкта соңгы елда сыерларның продуктлылыгы 2 тапкыр арткан. Бу –терлекләрне тукландыруның алдынгы технологияләрен кертү, балансланган рационны, энергетик азык өстәмәләрен куллану нәтиҗәсе. 

Семинарда катнашучылар товарлыклы-сөтчелек фермасы корпуслары буйлап уздылар, ветеринарлар, орлыкландыручылар биналарын, белгечләр кабинетын карадылар, төрле төркем сыерларны ашату, яшь терлекләрнең сакланышы, сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру, лейкозга каршы көрәш, цифрлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бүлекчәдә терлекләрне идентификацияләү процессы башланган. Бу – вакыт таләбе, алга таба барлык авыл хуҗалыгы формированиеләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында, шәхси хуҗалыкларда терлекләр идентификацияләнәчәк һәм Россельхознадзорның бердәм мәгълүмат системасына кертеләчәк, бу исә имин булмаган төбәкләрдән авыру терлекләрне кертмәүне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев