Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында фермер хуҗалыкларын йөреп чыгулар дәвам итә

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов Мюд авыл җирлеге хуҗалыкларында булдылар.

Алар Валентин Гришаковның крестьян-фермер хуҗалыгын карадылар. Фермер Ахматка авылында яши, ит юнәлешендәге мөгезле эре терлекләр үрчетә. Хуҗалыкта 60 баштан артык мөгезле эре терлек бар. Киләчәктә терлекләрнең баш саны артуы көтелә – бозаулау чоры якынлаша.

Владимир Авдеев – Пономаревкада туып үскән, аның фермер хуҗалыгы Пионер бистәсендә урнашкан. Ул – районның беренче фермерларының берсе, терлекчелек биналарын ремонтлау буенча республика программасында катнашкан, сөтчелек юнәлешендәге мөгезле эре терлекләр асрый. Ул алга таба савым сыерлары баш санын тагын да арттырырга уйлый. Очрашуда катнашучылар терлекләрне карау һәм ашату мәсьәләләре, шулай ук җитештерүне арттыру һәм хуҗалыкларны алга таба үстерү планнары турында фикер алыштылар.

Фото район авыл хуҗалыгы идарәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев