Аксубаево
  • Рус Тат
  • Игенчеләр авыл хуҗалыгы культураларын ничек сакларга кирәклеген хәл иттеләр

    «Актай» авыл хуҗалыгы предприятиесе территориясендә авыл хуҗалыгы үсемлекләрен тәрбияләү һәм саклау мәсьәләләре буенча район семинары узды.

    Аның эшендә район җитәкчеләре һәм белгечләре, фермер хуҗалыгы башлыклары катнашты. Семинарны авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов ачты.

    – Район басуларында чәчү эшләре уңышлы бара, сабан культуралары планлаштырылган күләмнең 68 процентында чәчелгән, – дип билгеләп үтте ул. – Әмма озакка сузылган яңгырлар чәчүне тоткарлый, һәм артык дым уңыш алуга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу чорда, культураларны саклау өчен барлык чараларны да кулланырга кирәк.

    Үсемлекләрне саклау һәм яфрактан тукландыру чараларын үткәрү фаразлары белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин таныштырды.

    – Район буенча саклагыч чараларны 165275 гектардан артык мәйданда башкарасы бар, – дип билгеләп үтте ул. – Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны яфрак буенча эшкәртүнең киңәш ителгән минималь вакыты – 3 тапкыр, рапсның – 4 тапкыр, орлыкка көнбагыш һәм кукурузны 2 шәр тапкыр эшкәртергә кирәк.

    Чыгыш ясаучы температура режимын, суның катылыгын, кислотасын һәм эштә исәпкә алынырга тиешле кайбер башка факторларның эшкәртү нәтиҗәлелегенә тәэсир итүенә җентекләп тукталды. Бәян ителгәннәрне схемалар һәм күрсәтмә материаллар белән ныгытты.

    Россельхозүзәкнең район бүлеге үсемлекләрне тәрбияләү буенча микроэлементлар, микробиоашламалар, фунгицидлар һәм башка препаратлар белән күргәзмә һәм культуралар үрнәкләрен тәкъдим итте. Бүлек җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов культураларны комплекслы тәрбияләү, билгеле бер үсеш фазасында үсемлекләргә сиптерү өчен эретмәне ничек ясау һәм нәкъ менә шушы чорда авыруларга юл куймау турында җентекләп сөйләде.

    – Дымның артык күп булуы үсемлекләрнең гөмбәчек авырулары белән авыруына һәм чүп үләннәр үсешенә уңай шартлар тудыра, – дип ассызыклады ул. – Культураларны авырулардан саклау, туфрактан туклануны стимуллаштыру өчен биопрепаратлар кулланырга кирәк. «Волго-Селект» ҖЧҖдә, мисалга, без тәкъдим иткән препаратларны актив кулланалар һәм ел саен бөртеклеләрдән югары уңыш алалар.

    Семинар узган вакытта, әйтелгәннәрне раслаган кебек, яңгыр явып торды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре көзге культуралар участогына үттеләр, Россельхозүзәк һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, бөртекле культураларның дым күп булган чорда үзләрен ничек хис итүләрен җентекләп күрсәттеләр – үсемлекләрнең яфраклары, тамырлары буенча үзенчәлекле диагностика үткәрделәр. Тәрбияләү буенча киңәшләрне үтәгәндә, авыруларга юл куймау мөмкин.

    Семинарда катнашучыларга шулай ук сиптергеч эшен тәкъдим иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: