Аксубаево
  • Рус Тат
  • Югары нәтиҗәләргә омтылып эшлиләр

    Терлекчелек тармагы хезмәткәрләре югары нәтиҗәлелек белән хезмәт куялар. ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республика буенча 3459,9 тонна сөт савып алына, бу 2016 ел күрсәткеченә карата 106 процентны тәшкил итә. Сөт җитештерү буенча район күрсәткечләре дә арта. Бу көннәрдә тулаем савым күләме 74 тоннадан артык. Бу...

    Терлекчелек тармагы хезмәткәрләре югары нәтиҗәлелек белән хезмәт куялар.

    ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республика буенча 3459,9 тонна сөт савып алына, бу 2016 ел күрсәткеченә карата 106 процентны тәшкил итә. Сөт җитештерү буенча район күрсәткечләре дә арта. Бу көннәрдә тулаем савым күләме 74 тоннадан артык. Бу күрсәткеч үткән елныкыннан 6 тоннага күбрәк. "Аксу Агро" агрофирмасында көн саен 27 тоннадан күбрәк сөт савып алына, бу үткән ел күрсәткеченә карата 123 процентны тәшкил итә. "Аксубай" агрофирмасында да югары нәтиҗәләргә омтылалар. Әлеге агрофирманың "Баланда", "Луч", "Смена", "Трудолюбово" бүлекләре товарлыклы-сөтчелек фермаларында терлекчеләр савымны арттыру өчен зур тырышлык куялар.

    Фото: ag-res.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: