Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ындыр табагында – кызу вакыт

    Урак өстендә иң стратегик участокларның берсе - ындыр табагы. Әлеге мөһим объектта эшнең ничек җайга салынганлыгына уңыш язмышы да бәйле. Чөнки монда кыр кампаниясендә катнашкан барлык игенчеләрнең мәнфәгатьләре чагылыш таба. Урак башланганнан алып "Аксубай" агрофирмасының Түбән Саврушта урнашкан Чирмешән бүлеге ындыр табагы киеренке режимда эшли. Басудан кайтарылган ашлыкны вакытында кабул...

    Урак өстендә иң стратегик участокларның берсе - ындыр табагы.
    Әлеге мөһим объектта эшнең ничек җайга салынганлыгына уңыш язмышы да бәйле. Чөнки монда кыр кампаниясендә катнашкан барлык игенчеләрнең мәнфәгатьләре чагылыш таба.
    Урак башланганнан алып "Аксубай" агрофирмасының Түбән Саврушта урнашкан Чирмешән бүлеге ындыр табагы киеренке режимда эшли. Басудан кайтарылган ашлыкны вакытында кабул итүгә бәйле биредә хезмәт куйган һәр эшче алдына нәтиҗәле эшләү максаты куелган. Эш ике сменада оештырылган. Төнлә дә, көндез дә монда кешеләр хезмәт куя, техника тавышы тынмый. Бүген монда иң кызу, җаваплы чор.
    Объектка авыр йөк машиналары бер-бер артлы килеп тора. Үлчәүче Ольга Ильина һәм аның кулдашы Наталья Емельянова машина әрҗәләрендәге икмәкне төгәл һәм дөрес үлчиләр. Берничә минуттан ашлык ындыр табагы территориясенә бушатыла.
    Ындыр табагына кайтарылган барлык бөртекле культуралар да бөртек чистарткыч машиналар аша үтә. Аларга операторлар Владимир Романов, Владимир Тимофеев һәм Валентин Ильин идарә итә. Алар үз эшләренең осталары, агрегатларны эш чорына үзләре ремонтлаганнар, әзерләгәннәр һәм һәрвакыт сафта булсыннар өчен аларны даими карап торалар.
    Эшчеләр дә зур эш күләме башкаралар. Болар Валентина Удиярова, Владислав Синдимиров, Любовь Николаева һәм аларның кулдашлары Светлана Пенькова, Елизавета Илюшина һәм Андрей Никитин. Алар ашлыкны сортларга аеруда ярдәм итәләр.
    Якын-тирә басулардан күпләп иген кайтарылган көннәрдә үзәк база механизаторы Геннадий Матюшкин зур ярдәм күрсәтте. Ындыр табагына ике берәмлек техника - Рәүф Шәйдуллин КамАЗы һәм Василий Тимкин идарә иткән Газ-53 беркетелгән. Алар сортларга аерган ашлыкны складка һәм билгеләнгән башка урыннарга ташыйлар. Әлеге объекттагы эшләргә склад мөдире Александр Акташев идарә итә. Эш көйле бара, ә коллективның кәефе күтәренке.
    - Без бер ел гына хезмәт куймыйбыз, - диләр монда эшләүчеләр. - Уңышның яхшы булуы күңелләрне күтәрә. Бердәм, көйле эшләгәндә авырлыклар куркытмый.
    - Бүген бөтен көч үстерелгән уңышны саклауга юнәлтелгән, - дип сөйли "Аксубай" агрофирмасы баш агрономы Хәлил Минапов. - "Чирмешән" бүлеге ындыр табагы коллективы куелган бурычны җиренә җиткереп үти. Эшчеләр, уңыш язмышы һәркемгә бәйле булуын яхшы аңлап, үз эшләренә җаваплы якын киләләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: