Аксубаево
  • Рус Тат
  • Язгы чәчү: игеннәр тишелеп чыга, аларны тәрбияләргә кирәк

    Язгы-җәйге чорда район буенча 142610 гектар мәйданда корткычлардан һәм авырулардан саклау чараларын үткәрергә кирәк булачак.

    Районда чәчүлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау өчен препаратлар белән сиптерү агрегатларын кабул итү буенча махсус комиссия эшләде. Аның составында Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин да бар иде. Алар авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сиптерү агрегатларының әзерлеген тикшерделәр.

    – Чәчү кампани ясенең мөһим моментларының берсе – үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау буенча агрочараларны вакытында башкару. Шытымнар корткычлар һөҗүменә дучар булырга мөмкин. Җылы һава торышында алар үрчи, шуңа күрә чәчүлекләргә химик саклану һәм алга таба үсеш өчен тәрбияләү чаралары таләп ителә. Бу эшне башкару өчен техника әзер булырга тиеш, – дип ассызыклады Габдерәшит Гыйльметдинов.

    Комиссия чираттагы тапкыр «Аксу Агро» агрофирмасының үзәк базасына, районда «Сельхозтехника» буларак билгеле территориягә килде. Өч берәмлек сиптергеч шушы хуҗалык кырларында тәрбияләү чараларын алып барачак. Белгечләр агроном Владимир Макаров һәм инженермеханик Ильмир Гыйззәтуллин белән берлектә агрегатларны карап чыктылар, аларны яхшы дип бәяләделәр. Бу агрочараны башкарырга тиешле механизаторлар әлегә чәчү эшләрендә мәшгуль.

    – Сиптерү агрегатларында эшләүчеләргә сезон эчендә зур күләмдә эш башкарасы бар, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Фәнис Хәмидуллин. – Алар алдында 2500 гектарда рапс, 2400 гектарда – кукуруз, 1700 гектарда – көзге культуралар, 1600 гектарда – сабан бодае, 8600 гектарда көнбагыш чәчүлекләрен эшкәртү тора.

    Габдерәшит Гыйльметдинов һәм Фәндәс Гафиятуллин шулай ук «Чирмешән» бүлекчәсендә язгы бодайның иртә чәчүлекләрендә булдылар, шытымнарны карадылар.

    – Чәчүлекләрнең торышы яхшы, шытымнар тигез, барлык орлыклар да тишелеп чыккан, тиешле тирәнлек саклана, – дип шәрехләп үттеләр белгечләр.

    Бу басу 22 апрельдә чәчелгән. Ә бүген инде бөтенләй башка күренеш – кырның кара фоны яшел иген рәтләре белән бизәлгән. Комиссиянең тикшерү нәтиҗәләре: 19 сиптергеч агрегат район басуларында эшләячәк. Бу берәмлек техника эшне башкарырга әзер инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: