Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яшелчә, бал, кош-корт – арзан бәядән

    Район үзәгендә иртәнге сәгать 7 дән үк район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда ярминкә эшли башлады. Мәгариф бүлеге оешмалары үзләре җитештергән продукция һәм кулланма-сәнгать әйберләре алып килгән иделәр. База һәм аларга беркетелгән төп, башлангыч мәктәпләр дә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Бу көнне 30 дан артык палатка һәм сәүдә ноктасы эшләде. Аксубайлылар...

    Район үзәгендә иртәнге сәгать 7 дән үк район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда ярминкә эшли башлады.

    Мәгариф бүлеге оешмалары үзләре җитештергән продукция һәм кулланма-сәнгать әйберләре алып килгән иделәр. База һәм аларга беркетелгән төп, башлангыч мәктәпләр дә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Бу көнне 30 дан артык палатка һәм сәүдә ноктасы эшләде. Аксубайлылар арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып ала алдылар.

    Агрофирмалар һәм шәхси эшмәкәрләр бөртек, катнаш азык алып килделәр. Аксубай май заводы да үз продукциясе белән сәүдә итте. Теләгән һәркем үзебездә җитештерелгән сыр, каймак һәм эремчектән авыз итә алдылар.

    Мәктәпләр исә яшелчә, җиләк-җимеш, тозланган продукция, кайнатмалар, каен һәм имән себеркеләре алып килделәр.

    Үзешчән артистлар - укытучылар һәм укучыларның матур җырлары халыкны ярминкәгә чакырып торды. Халык иң күпләп йөргән урында яшьләр яңа акчада Казанны яклап флеш-моб үткәрделәр.

    - Авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре сатучылар һәм сатып алучылар өчен дә файдалы, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Бу мәктәпләргә үзләреннән артып калган продукцияне сату, ә аксубайлыларга районда үстерелгән сыйфатлы, тикшерелгән товарны базар бәяләренә караганда арзанракка сатып алу мөмкинлеген бирә.

    Совет һәм башкарма комитет вәкилләре дә җиләк-җимеш, бал һәм сөт продукциясе сатып алдылар. Бәрәңге, кишер, суган, кабак һәм кәбестә бик тиз арада сатылып бетте. Иртәнге 9 сәгатьтә сәүдә киштәләре бушаган иде инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: