Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яшел “конвейер“ эшли башлады

    Районда малларга азык хәзерләүгә керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, район буенча планда каралган ун мең гектардан артык мәйданның 1500 гектарга якыныннан күпьеллык үләннәр чаптырылган, бу план күрсәткеченә карата 14 процентны тәшкил итә. 172,4 тонна печән хәзерләнгән. "Аксубай" агрофирмасында күпьеллык үләннәр алты мең гектардан артык мәйдан били. Шуның...

    Районда малларга азык хәзерләүгә керештеләр.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, район буенча планда каралган ун мең гектардан артык мәйданның 1500 гектарга якыныннан күпьеллык үләннәр чаптырылган, бу план күрсәткеченә карата 14 процентны тәшкил итә. 172,4 тонна печән хәзерләнгән. "Аксубай" агрофирмасында күпьеллык үләннәр алты мең гектардан артык мәйдан били. Шуның 700 гектарга якыны чаптырылган. "Аксу Агро" агрофирмасында күпьеллык үләннәр чәчелгән 2 мең гектардан артык мәйданның 400 гектарга якыны (планга карата 22 процент) чаптырылган. Сенаж салу буенча азык җитештерү звеносы да актив эшли. Бүгенге көндә әлеге сусыл азык төре 1400 тоннага якын күләмдә саклауга салынган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: