Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яхшы нәтиҗәләргә исәп тотып

    "Аксубай" агрофирмасы - районда иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесе. Бүгенге көндә аның территориясе 21 мең гектар мәйдан били, ә терлекчелек тармагында 10 меңгә якын мөгезле эре терлек асрала, 2700дән артык савым сыеры исәпләнә. Авыл хуҗалыгы производствосында меңгә якын хезмәткәр эшли. - Масштаблар киң күләмле, мул уңышка ирешү эшне дөрес оештыра...

    "Аксубай" агрофирмасы - районда иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесе.

    Бүгенге көндә аның территориясе 21 мең гектар мәйдан били, ә терлекчелек тармагында 10 меңгә якын мөгезле эре терлек асрала, 2700дән артык савым сыеры исәпләнә. Авыл хуҗалыгы производствосында меңгә якын хезмәткәр эшли.

    - Масштаблар киң күләмле, мул уңышка ирешү эшне дөрес оештыра белүгә бәйле, - дип фикерләре белән бүлеште авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Әхнәф Сөниев. - Әлбәттә инде, кыенлыклар да юк түгел. Ләкин җитәкчелек звеносы һәм эшчеләр яхшы нәтиҗәләргә исәп тоталар. Безнең төп максат - сөтчелек көтүен арттыру һәм максималь дәрәҗәдә сыйфатлы сортлы продукция алу. Ә бит хезмәтчәннәрнең эш хакы һәм күп кенә проблемаларны хәл итү шуңа бәйле.

    - Язгы кыр кампаниясе гади генә бармады, озакка сузылган яз эшкә аяк чалды.

    - Безнең механизаторлар бик булдыклы, җавапчыл. Үз эшләрен яхшы беләләр һәм намуслы эшлиләр. Игенчеләрнең һөнәри осталыгы, звеноларның бердәмлеге бәрабәренә чәчүне вакытында тәмамладык, барлык агрочараларны да үткәрергә өлгердек. Барлык көзге культуралар мәйданнарына химик эшкәртү үткәрдек, сабан культуралары басуларын чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәрттек, тамырдан тукландырдык. Шытымнар тигез, яхшы булды. Бөртекле культуралардан мул уңыш алу өмете зур. Бүгенге көндә сигез агрегат кукуруз рәтләрен эшкәртү белән мәшгуль.

    Агрофирмада сөтчелек көтүе продуктлылыгын арттыру өчен сыйфатлы азыклар гына әзерләнә. Әхнәф Галимулла улы мәгълүмат биргәнчә, бүгенге көндә 6 мең тонна сенаж салынган. Терлекчелек тармагында кукурузга зур өметләр баглана. Быел да чәкәнбашны 5000 гектарга чәчкәннәр. Сыерлар рационында куллану өчен югары протеинлы продуктны җитештерүне үзләштергәннәр. Республика семинарында ул башка районнардан килгән авыл хуҗалыгы белгечләре һәм ТРның авыл хуҗалыгы министрлыклары җитәкчеләре тарафыннан да яхшы бәяләнде. Бүгенге көнгә агрофирмада савым 35 тонна тәшкил итә.

    Хуҗалык күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен яңарту, туфрак сыйфатын яхшырту белән шөгыльләнә. 500 гектар пар җиренә заманча технология буенча рапс чәчелгән.

    Әхнәф Сөниев авыл хуҗалыгы предприятиесен үстерүгә үзеннән өлеш керткән хезмәтчәннәрнең исемнәрен атады. Болар производство ветераннары, "Луч" бүлеге механизаторлары Анатолий Герасимов, Николай Степанов, "Баланда" бүлеге савымчысы Лидия Копанева. Лаеклы ялда булуларына карамастан алар хуҗалыкның чәчәк атуы өчен хезмәт куюларын дәвам итәләр.

    Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе фидакарь хезмәт куючы механизаторлар Алексей Илендеевны ("Чирмешән" бүлеге), Александр Марковны ("Майна"), Николай Бобовны ("Смена"), Гомәр Гелметдиновны ("Тукай"), Геннадий Матюшкинны, Рәмис Хөснетдиновны, Николай Симаковны (үзәк база) мактау сүзләре белән телгә алды. Терлекчелек тармагында бозау караучы Полина Удиярова, савымчылар Надежда Ильдимирова ("Чирмешән" бүлеге), Мария Пискарева, Гөлсем Мингалимова ("Октябрь") яхшы нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куялар.

    Әлбәттә инде, кешеләр хезмәтен дөрес билгеләмичә һәм оештыру эшләрен хәл итми генә, урта звенога уңышларга ирешү мөмкин түгел. Агрофирма директоры "Аксу" бүлекчәсе баш агрономы Фәнис Хәмидуллинның, җитәкче агроном Хәлил Минаповның, управляющийлар Владимир Дмитриевның, Газыйм Шәрәповның, Минәхмәт Габитовның югары һөнәри осталыкларын билгеләп үтте. Аларның һәркайсы үз урынында нәтиҗәгә исәп тотып хезмәт куя.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: