Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уңышка нигез чәчүгә кадәр үк салына

    «Волга-Селект» ҖЧҖнең Рус Кармәте авылы янында урнашкан ашлык складында чәчүгә орлык материалын әзерләү интенсив алып барыла.

    Һава торышы мөмкинлек бирү белән, районда язгы чәчү кампаниясе башланачак. Ә әлегә ындыр табакларында орлыкларны инкрустацияләү буенча киеренке эш бара. Бу эш апрель башында ук башланды. Өч атнага якын вакыт эчендә ике сортлы 700 тоннадан артык арпа орлыгы әзерләнгән. Эш ике сменада оештырылган.

    Хезмәт законы нигезендә, һәр смена алтышар сәгать эшли. Бригада составында җирле халык хезмәт куя. Алар – орлык агулау машиналарына идарә итүче операторлар – Александр Тимофеев һәм Юрий Иванов, аларның ярдәмчеләре Светлана Тимофеева һәм Надежда Исаншина, Андрей Голованов һәм Анжела Гыйльметдинова. Төягечтә тәҗрибәле механизатор Зиннур Минхәйдәров эшли. Чәчүгә әзерләнгән бөртек 800 килограммга кадәр авырлыктагы зур капчыкларга төялә, төягеч белән идарә итүче аларны күтәрә һәм алга таба кырга озату өчен каралган урынга куя.

    – Бригадалар бердәм эшли. Бер сменада 28 тоннага кадәр орлык әзерләнә, –дип сөйли склад мөдире Айдар Габдрахманов. – Бу – җиткерелгән заданиедән шактый күп.ф

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: