Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уңыш үзебездән тора

    Районда иң эре авыл хуҗалыгы саналган "Аксубай" агрофирмасы үзенең оешу моментыннан алып өченче тапкыр Сабантуй уздыра. Элеккеге "Сөт иле Аксу" белән кушылганнан соң, агрофирма территориясе 45 мең гектар тәшкил итә, терлекчелек тармагында 12 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бүген авыл хуҗалыгы производствосында меңнән артык хезмәткәр эшли. - Безнең эштә...

    Районда иң эре авыл хуҗалыгы саналган "Аксубай" агрофирмасы үзенең оешу моментыннан алып өченче тапкыр Сабантуй уздыра.

    Элеккеге "Сөт иле Аксу" белән кушылганнан соң, агрофирма территориясе 45 мең гектар тәшкил итә, терлекчелек тармагында 12 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бүген авыл хуҗалыгы производствосында меңнән артык хезмәткәр эшли.

    - Безнең эштә иң мөһиме - дөрес оештыра һәм кешеләрне хезмәткә юнәлтә белү, - дип фикерләре белән бүлеште "Аксубай" АФ генераль директоры урынбасары Әхнәф Сөниев. - Шул вакытта уңыш та була. Агрофирманы җәелдерүгә бәйле, әлбәттә инде, эш тә күп, кыенлыклар да очрап тора. Әмма җитәкчелек тә, эшчеләр дә яхшы нәтиҗәләргә исәп тоталар. Безнең төп максат - терлекләр санын арттырып, киләсе елда югары сортлы савым алуны 50 тоннага кадәр җиткезү. Менә шунда хезмәтчәннәрнең эш хакы да югары булачак, проблемаларның күпчелеген җиңел хәл итү мөмкинлеге туачак.

    Агрофирмада язгы кыр эшләре кампаниясе җиңел генә үтмәде, яз озакка сузылды, тоташ яңгырлар.

    - Кырларга керерлек түгел иде, техника батты, - дип сөйли Әхнәф Галимулла улы. - Безнең тракторчылар эшкә җаваплы карыйлар. Һава торышы начар булганда алар басулар читендә көтеп тордылар, бераз корылатып җибәрсә, шунда ук эшкә керештеләр. Чәчүне дә, агрочараларны да вакытында үткәрделәр.

    Хуҗалыкта ашламалардан да җитәрлек күләмдә файдаланганнар. җитәкче әйтеп узганча, быел көзге культуралар кышны яхшы чыккан. Моннан чыгып, мул уңышка яхшы нигез салынган дип әйтергә була.

    Быел бөртеккә кукуруз чәчү мәйданнарын арттырганнар. Гомуми мәйдан 2300 гектардан артык тәшкил иткән. Кукуруздан аерым технология буенча сыерлар рационында куллану өчен югары аксымлы продукт җитештереләчәк. Узган елгы тәҗрибә аның барлык өстенлекләрен күрсәтте. Ә "Аксубай" агрофирмасы базасында үткән терлекчелек буенча республика семинарында министрлык җитәкчеләре әлеге төр азыкка яхшы бәя бирделәр. Терлекчелек тармагы әлеге культурага зур ышанычлар баглый.

    Әхнәф Сөниев язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрүгә зур өлеш керткән хезмәтчәннәрне атап үтте. Болар - үзәк базадан бөртекле культуралар чәчүдә аерылып торган Василий Иванов (аның исәбендә - 869 гектар). Культивацияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән Каюм Билалов ("Мюд" бүлеге), Сергей Шишкин ("Баланда"). Николай Бобов ("Смена" бүлеге), Сәлих Ярмөхәммәтов ("Октябрь"), Ленар Нуртдинов ("Мюд") кукуруз чәчүдә смена нормаларын арттырып үтәп хезмәт куйдылар. Җитәкче шулай ук үзәк база механизаторлары Искәндәр Питукин, Алмаз Мингалимов, "Чирмешән" бүлегеннән Алексей Илендеев һәм Юрий Елендеев, "Тукай" бүлегеннән Гомәр Гелметдинов, КамАЗ машинасы йөртүчесе Евгений Мельниковларның намуслы хезмәтләрен билгеләп үтте. "Аксу" бүлеге баш агрономы Фәнис Хәмидуллин, управляющийлар: Владимир Дмитриев ("Луч" бүлеге), Габдулла Гатин ("Мюд"), Чирмешән бүлегенең ферма мөдире Олег Мельников, "Октябрь бүлеге механигы Николай Никитиннар адресына да мактау сүзләре яңгырады.

    Шулай ук "Аксубай" агрофирмасы терлекчеләре дә җитәкчелекнең рәхмәт сүзләренә лаек. Болар - "Чирмешән" бүлеге бозау караучысы Лидия Иванова, "Октябрь" һәм "Баланда" бүлекләреннән аның коллегалары Валентин Александров һәм Николай Борисов, савымчылар "Смена" бүлегеннән - Екатерина Быкова, "Мюд"тан Рәдифә Сидуллина.

    Бүген дә агрофирма кырларында техника гөрелтесе тынмый. Чәчүлекләрне гербицидлар белән эшкәртү һәм сабан культуралары мәйданнарын яфрактан тукландыру алып барыла. Район Сабантуеннан соң хуҗалыкта агрегатларны печән чаптыруга алып чыгарга планлаштыралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: