Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уңыш көч куюны таләп итә

    "Аксу Агро"ның басу-кырлары 31 мең гектардан артык. Шул исәптән 2800 гектардан күбрәгенә - күпьеллык үләннәр, 15 меңгә якын мәйданга сабан культуралары, 5 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән. - Язгы чәчүне оптималь срокларда уңышлы тәмамладык, - дип сөйли агрофирманың генераль директоры Солтан Шәйхуллин. - Көздән туфракны яхшы әзерләп калдырдык, ә техникаларны...

    "Аксу Агро"ның басу-кырлары 31 мең гектардан артык.

    Шул исәптән 2800 гектардан күбрәгенә - күпьеллык үләннәр, 15 меңгә якын мәйданга сабан культуралары, 5 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән. - Язгы чәчүне оптималь срокларда уңышлы тәмамладык, - дип сөйли агрофирманың генераль директоры Солтан Шәйхуллин. - Көздән туфракны яхшы әзерләп калдырдык, ә техникаларны әзерләүгә район бәйгесендә беренче урынны алдык. Безнең механизаторлар беренчел бурычны лаеклы үтәделәр. Максималь көч куеп, ике сменада эшләделәр. Чәчүлекләрне тукландыру һәм эшкәртү хәзерге вакытта да дәвам итә. Көзге культуралар да уңышлы булыр дип көтелә.

    Механизатор Рифкат Сөләйманов чәчү чорында рекордлы күрсәткечкә иреште - 2416 гектар җир чәчте. Икенче күрсәткеч Илнар Җәлалетдиновныкы - 2254 гектар. Рәфис Гыйззәтуллинның - 2237 гектар. Язгы чәчү кампаниясе вакытында шулай ук Хәлил Хәйруллин, Анатолий Уфандеев, Игорь Синдимиров та тырышып хезмәт куйдылар.

    Агрофирма кырларында берьюлы берничә агрочара алып барыла. Шул исәптән күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен яңарту да. "Нур" бүлегендә 500 гектарга күпьеллык үләннәр чәчелгән, "Тимошкино" һәм "Мюд" бүлекләрендә әлеге культуралар 150 һәм 250 гектар мәйдан били.

    Бүген хуҗалыкта азыклар хәзерләү колач алган. Монда 1,5 мең гектардан күбрәк мәйданда күпьеллык үләннәр чаптырылган, траншеяләргә 7,5 мең тоннадан артык сенаж салынган. Бер көндә сусыл азыклар запасы уртача 600 тонна яшел масса белән тулылана.

    "Аксу Агро" агрофирмасында иң төп игелгән культура - шикәр чөгендере. Механикалаштырылган звенолар татлы тамыр үстерү буенча чын осталарга әверелделәр. Быел да әлеге культурага зур өметләр баглана. Яхшы уңыш алу өчен мөһим булганнарның барысы да игенчеләрнең уңган куллары белән эшләнгән. Аларның тырышлык нәтиҗәсе - офыкта җәелеп яткан тигез яшел рәтләр.

    - Без уңыш өчен көрәшәбез һәм яхшы нәтиҗәгә омтылабыз, - дип йомгак ясады авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе. - Ә бит нәтиҗәләргә ирешүе җиңел түгел. Җир бары тик чын уңган хезмәтчән җиң сызганып эшләгәндә генә җимешләре белән сөендерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: