Аксубаево
  • Рус Тат
  • Урак буенча штаб төзелгән

    2016 ел уңышын җыеп алу буенча штаб утырышы булды. Аны район җитәкчесе Камил Гилманов алып барды. Утырышта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимовның урак өсте барышы, техника һәм белгечләр белән тәэмин ителеш турындагы чыгышы тыңланды. Камил Камал улы шулай ук игътибарны хезмәт иминлегенә, комбайнчыларны махсус кием белән...

    2016 ел уңышын җыеп алу буенча штаб утырышы булды.

    Аны район җитәкчесе Камил Гилманов алып барды. Утырышта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимовның урак өсте барышы, техника һәм белгечләр белән тәэмин ителеш турындагы чыгышы тыңланды. Камил Камал улы шулай ук игътибарны хезмәт иминлегенә, комбайнчыларны махсус кием белән тәэмин итүгә һәм аларны тукландыруга юнәлтте. Шулай ук игенчеләр хезмәтенә түләү һәм башка күп кенә мәсьәләләр тикшерелде. - Уңышны җыеп алу белән беррәттән ашлык җыеп алынган басуларны сөрүгә һәм көзге культураларны чәчүгә керешергә кирәк, - дип утырышка йомгак ясады район башлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: