Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уңган хуҗа барысын да алдан хәстәрли

    Кызу урак өстенә карамастан, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык хәзерләү дәвам итә. Бүгенге көндә район буенча 12300 тонна печән (план күрсәткеченә карата 77 процент), 65 мең тоннадан артык сенаж (93 процент), 4600 тонна салам (36 процент) хәзерләнгән. "Аксубай" АФда азык хәзерләү звенолары туктаусыз эшли. Бүгенгесе көнгә монда сигез мең тоннага...

    Кызу урак өстенә карамастан, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык хәзерләү дәвам итә.

    Бүгенге көндә район буенча 12300 тонна печән (план күрсәткеченә карата 77 процент), 65 мең тоннадан артык сенаж (93 процент), 4600 тонна салам (36 процент) хәзерләнгән. "Аксубай" АФда азык хәзерләү звенолары туктаусыз эшли. Бүгенгесе көнгә монда сигез мең тоннага якын печән, 36 мең тоннадан артык сенаж һәм өч мең тонна салам запасы тупланган. Мөгезле эре терлекләр өчен - бу кышкыга мул азык запасы. Әмма азык хәзерләү дәвам итә. "Аксу Агро"да - бер мең ярым тонна печән, 19 мең тонна сенаж хәзерләнгән, бу план күрсәткеченә карата 141 процентны тәшкил итә һәм 800 тоннадан артык салам запасы бар. Димәк, сөтлебикәләрне мул кышлату көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: