Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тырышлыкны нәтиҗәгә юнәлдерергә

    Бу көннәрдә районның товарлыклы-сөтчелек фермаларында 66 тонна 400 килограммга якын сөт савып алына. Узган елның шул ук чорында тулаем савым күрсәткече 60 тонна ярымга якын тәшкил иткән. Май заводына 64 тоннадан артык сөт тапшырылган (узган елның шул ук чорында - 59 тонна). Районда быелгы сезонда беренче тапкыр терлекләрне араннарда асрауга...

    Бу көннәрдә районның товарлыклы-сөтчелек фермаларында 66 тонна 400 килограммга якын сөт савып алына.

    Узган елның шул ук чорында тулаем савым күрсәткече 60 тонна ярымга якын тәшкил иткән. Май заводына 64 тоннадан артык сөт тапшырылган (узган елның шул ук чорында - 59 тонна).

    Районда быелгы сезонда беренче тапкыр терлекләрне араннарда асрауга хәзерләнү мәсьәләләре буенча терлекчелек белгечләренең семинар-киңәшмәсе булып узды. Аның эшендә район агрофирмалары һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, зооветбелгечләр катнашты.

    Көн тәртибенең төп мәсьәләсе савым сыерларының продуктлылыгын арттыру иде. Ул берничә факторга бәйле. Мәсәлән ,хезмәтне оештыруга, дисциплинага, терлекчеләрнең үз алларына куелган бурычларны аңлауга.

    БАЛАНДАЛЫЛАР ҮРНӘК КҮРСӘТӘЛӘР

    Семинарда катнашучылар "Аксубай" агрофирмасының "Баланда" бүлеге товарлыклы-сөтчелек бүлегендә җыелдылар. Монда терлекләрне араннарда асрауга җентекле хәзерләнгәннәр. Корпусларда коры, бозаулар читлегендә калын итеп салам җәелгән, тормышны тәэмин итү элементлары көйле эшли. Баландалылар бозауларның югары сакланышына ирешкәннәр.

    "Баланда" товарлыклы-сөтчелек фермасында 360 баштан артык сыер асрала. Бу көннәрдә тулай савым 3300 килограммнан артык тәшкил итә (2015 елның шул ук чорында - 3025 килограмм).

    - Терлекчеләрнең бөтен тырышлыгы нәтиҗәгә юнәлдерелергә тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Сөт - ул акчага сатыла торган товар. Бу, беренче чиратта, ферма хезмәткәрләренең эш хакы. Сезнең савымны арттырып, югарырак эш хакы алу мөмкинлегегез бар.

    - Сездән савып алынган сөтнең күләмен арттыру гына түгел, ә инде аның сыйфаты турында кайгырту да таләп ителә, - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга "Аксубай" агрофирмасы җитәкчесе Әхнәф Сөниев. - Май заводы сыйфаты түбән булган сөтне эшкәртүгә кабул итми. Югары сортлы сөт тапшырып кына ферма хезмәткәрләренә югары эш хакы түләү мөмкин.

    Терлекчелек фермаларыннан май заводына керә торган сөткә карата таләпләр турында "ТукайҖСП директоры Ленар Сөниев та сөйләде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов савым сыерлары өчен югары сыйфатлы азыклар файдалану мәсьәләсенә тукталды. Шунда ук төрле азыкларның үрнәкләре тәкъдим ителде, семинарда катнашучылар алар белән аеруча кызыксындылар.

    Белгечләр алдында районның баш ветеринария табибы Сәмигулла Мостафин чыгыш ясады. Ул терлекләр авыруларын кисәтү мәсьәләләренә тукталды, шул исәптән савым сыерларында була торган мастит турында да сөйләде.

    Ферма хезмәткәрләре белән сыерларны ясалма орлыкландыру буенча мастер-класс үткәрделәр.

    "КАРАСУ"ДА ТӘРТИП САЛАЛАР

    Аннан соң семинар- киңәшмә "Карасу" бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасында дәвам итте.

    "Карасу" товарлыклы-сөтчелек комплексында 470кә якын савым сыеры асрала. Монда көндәлек тулай савым 3500 килограммнан артык тәшкил итә.

    Соңгы вакытта әлеге комплекста бихисап уңай үзгәрешләр булды. Коллективны энергияле һәм булдыклы белгеч - Марина Капитонова җитәкләде. Аның терлекчелектә тәҗрибәсе бар инде. Аның җитәкчелегендә ферма коллективы сыерлар һәм бозаулар асраган корпусларда тәртип салу буенча зур эш күләме башкарган. Хезмәткәрләрнең эшен оештыру кире каралган. Семинарда катнашучылар корпусларны карадылар. Алар тырышлык куйсаң, кешеләрне берләштерсәң, кыска гына вакыт дәвамында да югары нәтиҗәгә ирешү мөмкин икәнен аңладылар.

    Идәннәр чиста, коры, бозаулар һәм сыерлар өчен тудырылган шартлар зоотехник таләпләргә туры килә.

    - Мондый корпусларда сыер савучылар, терлекчеләр һәм бозау караучыларга эшләве дә күңелле, - дип билгеләп үттеләр семинарда катнашучылар.

    КИЛӘЧӘКТӘ КАЗЫЛЫК ҖИТЕШТЕРҮ ЦЕХЫ АЧЫЛАЧАК

    Семинар-киңәшмә "Смена" бүлегендә тәмамланды. Монда семинарда катнашучылар казылык цехын ачуга хәзерләгән җитештерү бинасында булдылар. Алар экологик чиста ит продукты җитештерелә торган биналарны карадылар. Моның өчен чимал, кирәкле җиһаз, белгечләр бар инде. Монда югары сыйфатлы төрле казылык һәм кулинар ризыклары җитештерү планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: