Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тәртип – беренче урында

    "Аксу Агро" агрофирмасында үзәк биләмәдән уннарча километр ераклыкта урнашкан төрле авыл кешеләре хезмәт куя. Шул исәптән Иске Ильдеряктән, Иляшкинодан, Енорускинодан, Тарханкадан, Иске Тимошкинодан, Иске Үзидән, Яңа Ибрайдан. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең барлык объектларында да эш оешкан төстә, графикка нигезләнеп алып барыла. Механизаторлар, терлекчеләр, башка тармак хезмәткәрләре үз вазыйфаларына вакытында керешәләр һәм...

    "Аксу Агро" агрофирмасында үзәк биләмәдән уннарча километр ераклыкта урнашкан төрле авыл кешеләре хезмәт куя.


    Шул исәптән Иске Ильдеряктән, Иляшкинодан, Енорускинодан, Тарханкадан, Иске Тимошкинодан, Иске Үзидән, Яңа Ибрайдан. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең барлык объектларында да эш оешкан төстә, графикка нигезләнеп алып барыла. Механизаторлар, терлекчеләр, башка тармак хезмәткәрләре үз вазыйфаларына вакытында керешәләр һәм тырышып эшлиләр. Халыкны эш урыннарына йөртүгә дүрт вахта машинасы беркетелгән. Аларга Илья Анисимов, Николай Убейкин, Ринат Нәфигуллин, Илдар Абдулманов идарә итә.

    - Безнең машина йөртүчеләребез - эштә ышанычлы, җаваплы, югары класслы профессионаллар. Производстводагы тәртип кенә түгел, коллектив әгъзаларының сәламәтлеге дә аларга бәйле, - дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш инженеры Илдус Гафиятов.

    Шома асфальт юлдан теләсә нинди һава торышында да вахта машиналары хәрәкәте тукталмый. Эш графигы бозылмасын өчен, машина йөртүчеләргә иртәнге сәгать дүрттә торырга, рейска чыгарга әзерләнергә кирәк. Эшчеләрне авыллар буенча таратып бетергәннән соң, вахта машиналарына идарә итүчеләр соң гына өйләренә кайталар. Хезмәт коллективларында дисциплинаны саклау өчен аларга ике тапкыр тәртиплерәк булырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: