Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тотрыклы үсеш алып

    Алексей Чукинның хуҗалыгы - зур булмаса да, тотрыклы үсеш алучылар рәтендә. Дистә ел элек Алексей Чукин каладан туган авылына фермер хуҗалыгы оештыру идеясен тормышка ашыру өчен кайта. Хәзер исә хуҗалыкта эш җайга салынган, тотрыклы эш урыннары белән тәэмин ителгән. Урак чорында Алексей Николаевич хуҗылыгында 13 кеше хезмәт куйса, кышын -...

    Алексей Чукинның хуҗалыгы - зур булмаса да, тотрыклы үсеш алучылар рәтендә.

    Дистә ел элек Алексей Чукин каладан туган авылына фермер хуҗалыгы оештыру идеясен тормышка ашыру өчен кайта. Хәзер исә хуҗалыкта эш җайга салынган, тотрыклы эш урыннары белән тәэмин ителгән. Урак чорында Алексей Николаевич хуҗылыгында 13 кеше хезмәт куйса, кышын - 6.

    "Колос" 1200 гектар җир били, мәйданнарның дүрттән бер өлешен - күпьеллык үләннәр алып тора, 250 гектарына - сабан бодае, 150 гектарына кукуруз һәм берьеллык үләннәр чәчелгән.

    Колослылар чәчү кампаниясен беренчеләрдән булып тәмамладылар. Хәзер исә игенчеләрнең төп максаты - азык хәзерләү эшләрен уңышлы үткәрү. Механизаторлар печән чаптыруны кызу темплар белән алып баралар. Тракторчы Алексей Тиманов хуҗалыкта озак еллардан бирле хезмәт куя. Яшь механизатор Геннадий Расщупкин да акрынлап тәҗрибә туплый. Белгечләр бәяләвенә караганда, быелгы озакка сузылган яңгырлар үләннәрнең куе булып үсүенә ярдәм итте.

    - Тулаем, әгәр һава торышы печәнне киптерергә мөмкинлек бирә икән, күпьеллык үләннәр мәйданнарыннан чабып алынган печән малларга ашату өчен тулысынча җитәчәк, - дип билгеләп үтте Алексей Чукин.

    "Колос"та барлыгы 220 мөгезле эре терлек асрала, шуның 60 башы - савым сыеры. Терлекчеләр көненә 3,7 процент майлылык белән яртышар тонна сөт тапшыралар.

    Алексей Чукин җитештерү эшләреннән тыш, хәйрия ярдәме күрсәтү белән дә шөгыльләнә. Ул һәр елны Яңа Чуаш Адәмсуы башлангыч мәктәбе укучыларына яңа ел пакетлары өләшә. Ул шулай ук "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясенең актив катнашучысы да.

    Тулаем алганда, "Колос" ҖЧҖ районның уртак икътисади торышына үзеннән саллы өлеш кертә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: