Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әтиле-уллы – тракторчы һәм комбайнчы

    "Аксубай" агрофирмасы механизаторлары өчен дә, районның барлык игенчеләре кебек үк, кызу эш вакыты башланды. Ашлыкны урып-җыю алып барыла. Бүгенгесе көндә техниканың бер өлеше Иске Татар Адәмсуы авылы янында, Киров исемендәге бүлектә эшли. Көзге арыш кырының бер башында комбайннар иген урса, икенче башында тракторлар җирне сөреп тә баралар. Пресс-җыйгычлар салам теземнәрен...

    "Аксубай" агрофирмасы механизаторлары өчен дә, районның барлык игенчеләре кебек үк, кызу эш вакыты башланды.

    Ашлыкны урып-җыю алып барыла. Бүгенгесе көндә техниканың бер өлеше Иске Татар Адәмсуы авылы янында, Киров исемендәге бүлектә эшли. Көзге арыш кырының бер башында комбайннар иген урса, икенче башында тракторлар җирне сөреп тә баралар. Пресс-җыйгычлар салам теземнәрен төргәкләргә әйләндерәләр. Шунда ук саламны терлекчелек фермаларының азык йортларына өеп кую өчен транспортка төяп озаталар. Тупас азык хәзерләү эшендә соңгы операцияне механизатор Михаил Титов башкара. Прессланган салам төргәкләрен эләктереп алып, зур эскертләргә өеп куя. Бу операция гади түгел, ләкин осталык һәм игътибарлылык сорый. Кече Акташ авылыннан егерме еллык стажы булган механизаторның әлеге хезмәттә осталыгы җитәрлек. МТЗ-80 тракторы да яңа түгел, әмма уңган хуҗа кулында ул һәрвакыт сафта.
    Кырда аның улы Алексей да тырышып хезмәт куя. Ул Аксубай техникумы укучысы, икенче ел рәттән каникул вакытында Дон комбайнында эшли. Игенчелеккә әтисе сукмагыннан килгән дияргә була.
    - Михаил Титов печән хәзерләү чорында да үзен яхшы яктан гына күрсәтте, - ди бүлек җитәкчесе Владимир Дмитриев. - Зур күләмле эшне берүзе башкарды - хуҗалыкның бөтен бүлекләрендә дә печәнне өемнәргә куйды. Чиратта - салам җыештыру. Әлеге бурычны да ул уңышлы үти. Улы Алексей турында да бары тик мактау сүзләре генә әйтәсе килә - эш сөючән егет, әтисеннән үрнәк алып алны-ялны белми фидакарь хезмәт куя.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: