Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тилчәгә юл куймаска

    Аксубай ветберләшмәсе йогышлы авыруларга бәйле хәлне контрольдә тота. Комплекслы профилактик эш алып бару сәбәпле районда имин зооэпидемик хәл саклана. Әмма, йогышлы авыруларга килгәндә - һәрвакыт уяу булу, авырулар турында белеп тору зарур. Ветберләшмә җитәкчесе Сәмигулла Мостафин газета укучыларына куркыныч авыруларның берсе булган - тилчә турында менә нәрсәләр бәян итте: -...

    Аксубай ветберләшмәсе йогышлы авыруларга бәйле хәлне контрольдә тота.

    Комплекслы профилактик эш алып бару сәбәпле районда имин зооэпидемик хәл саклана. Әмма, йогышлы авыруларга килгәндә - һәрвакыт уяу булу, авырулар турында белеп тору зарур. Ветберләшмә җитәкчесе Сәмигулла Мостафин газета укучыларына куркыныч авыруларның берсе булган - тилчә турында менә нәрсәләр бәян итте:

    - Тилчә - терлекләр арасында куркыныч авыру. Бу бизгәк тоту һәм авыз куышлыгының лайлалы тышчасы, җилен, очлыкларның зарарлануына китергән кискен агымлы чир. Яшь терлекләр аны күпкә катлаулырак кичерә. Аны кешеләр дә ияртергә мөмкин.

    Тилчә вирусының тышкы мохиткә чыдам булуын белеп торырга кирәк. Аның чыганаклары - авыру терлекләр (авыру йоккан маллар 400 көн вирус йөртүчеләр булып тора). Алар вирусны сөт, селәгәй, тирес белән бүлеп чыгарып, көтүне, биналарны, инвентарьне, су чыганакларын, азыкны зарарлыйлар.

    - Терлекнең нәкъ менә тилчә вирусын эләктерүен ничек ачыкларга?

    - Клиник билгеләр буенча. Терлекнең тән температурасы югары булса (41 градуска кадәр), хәлсезләнсә, пульсы сирәгәйсә, лайлалы тышчалары кызарса, конъюктивит күзәтелсә. Ул ыңгыраша башлый, көчле селәгәй агуы күзәтелә, аксый, эчәсе килә. Авыз эчендә, телендә түгәрәк яки озынча формадагы зарарланган урыннар күренә. Җилене шешә һәм авырта башлый. Сулау һәм йоту кыенлаша, борын-авыз юллары һәм трахеянең лайлалы тышчасы зарарлана.

    - Әлеге авыруга ничек киртә куярга соң?

    - Моның өчен ветеринария белгечләре кушкан хайваннар арасындагы йогышлы авыруларга каршы барлык санитар таләпләрне үтәргә кирәк. Атап әйткәндә, ветеринария хезмәте рөхсәтеннән тыш районга терлекләр кертүгә (кайтаруга), сатуга, малларны чалуга юл куймаска. Маллар авырган, үлгән очракта, нинди диагноз куелуына бәйсез рәвештә, ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә. Бары тик шулай эшләгәндә генә без малларны бу йогышлы авырудан саклап кала алабыз.

    Фото: ovesti.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: