Аксубаево
  • Рус Тат
  • Терлекләрнең сәламәтлеге – продуктлылык нигезе

    Авыл кешесе өчен мал асрау - табышлы. Белгечләр билгеләп үткәнчә, сәламәт сыер продуктлылыкны саклау һәм арттыру өчен елына бер тапкыр бозауларга тиеш. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сыерларны ясалма орлыкландыру мәсьәләсе хәл ителгән, ул яхшы белгечләр күзәтүе астында. Ә шәхси секторда исә - кыенрак. Ләкин бу хәлгә дә чишелеш табып була. Ә...

    Авыл кешесе өчен мал асрау - табышлы.

    Белгечләр билгеләп үткәнчә, сәламәт сыер продуктлылыкны саклау һәм арттыру өчен елына бер тапкыр бозауларга тиеш. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сыерларны ясалма орлыкландыру мәсьәләсе хәл ителгән, ул яхшы белгечләр күзәтүе астында. Ә шәхси секторда исә - кыенрак. Ләкин бу хәлгә дә чишелеш табып була. Ә менә ничек, бу турыда районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин белән әңгәмә корабыз.

    - Һәр хуҗа сыерының яхшы, сау-сәламәт бозау китерүен тели. Торак пунктлар көтүләрендә орлыкландыруга яраксыз, абзарда гына үскән үгезләр йөри. Кагыйдә буларак, алардан түбән продуктлы бозаулар туа. Сау-сәламәт, киләчәктә яхшы нәтиҗә бирергә сәләтле бозаулар алу өчен сыерларны ясалма орлыкландыру зарур. Бу вакытта сөт токымлы югары продуктлы үгезләрнең материаллары кулланыла. Ул нәселдәнлек сыйфатларын яхшырта, аның продуктлылыгын арттыра. Шуның белән бергә бу орлыкландыру алымы төрле куркыныч авырулар, шул исәптән лейкозны профилактикалау ысулы да булып тора.

    - Ясалма орлыкландыру үткәрү өчен нинди дә булса методик күрсәткечләр бармы?

    - Безнең белгечләр ясалма орлыкландыру процедурасын кайчан үткәрергә кирәклеген билгелиләр. Шуның белән бергә, хуҗалар үзләре дә малларын күзәтеп торып, каплату чорының җиткәнен ачыклый ала. Хуҗалар колагына: сыерларны орлыкландыруны бозаулаганнан соң икенче каплату чорында үткәрергә кирәк, ә таналарны 370 килограмм авырлыкка җиткәч. Орлыкландыруны савым алдыннан үткәрәләр. Аннан соң аларны билгеле вакыт абзарда тоту мөһим.

    Бүгенгесе көндә ветеринария берләшмәсе белгечләре районның барлык торак пунктларында ясалма орлыкландыру үткәрергә әзер. Берләшмәнең ветеринария пунктларында бу процедураны үткәрү өчен барлык кирәкле җиһазлар һәм биоматериаллар бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: