Аксубаево
  • Рус Тат
  • Терлекчелектәге үзгәрешләр

    Быел терлекләрне кышкы араннарда асрау мәсьәләсе буенча беренче семинар-киңәшмә бәйрәм көннәрендә районның ике хуҗалыгында үтте. Район башлыгы Камил Гилманов җиткчелегендә семинарда УСХиП белгечләре, район агрофирмалары генераль директорлары һәм белгечләре катнашты. Семинар эше, «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы «Тимошкино» бүлегенең Кызыл Тау фермасында башланып китте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге хуҗалык бетерелгәч, монда бернинди...

    Быел терлекләрне кышкы араннарда асрау мәсьәләсе буенча беренче семинар-киңәшмә бәйрәм көннәрендә районның ике хуҗалыгында үтте.


    Район башлыгы Камил Гилманов җиткчелегендә семинарда УСХиП белгечләре, район агрофирмалары генераль директорлары һәм белгечләре катнашты.
    Семинар эше, «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы «Тимошкино» бүлегенең Кызыл Тау фермасында башланып китте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге хуҗалык бетерелгәч, монда бернинди терлек тә калмады, биналар җимерелә башлаган иде. «ВАМИН-Аксу» ООО инвестор булып килгәч, биредә уңай якка үзәгерешләр башланды. Агрофирма средство тотып терлекчелек биналарында ремонт, үзгәртеп кору эшләре башкарды, терлекләр кайтарылды. Хәзер монда симертүдә 200 дән артык үгез бар. Шул рәвешле авыл кешеләре өчен эш урыннары пәйда булды.
    Семинар эше «Алтэкс» агрофирмасында дәвам итте. Сүз дә юк, агрофирмага ярым җимерек хәлдәге дуңгыз фермалары гына мирас булып калган иде. Монда үзгәртеп кору үткәрелгән, әлегә симертүдә 150 баш терлек исәпләнелә. Ә алга таба калган биналарны да ремонтлау һәм терлекләр баш санын арттыру планлаштырыла.
    Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «Алтэкс» ООО да терлекләр санын арттыру курсын алганнар. Хәзерге вакытта агрофирмада 476 мөгезле эре терлек исәпләнә, бу узган ел белән чагыштырганда 106 башка күбрәк. Товарлыклы-сөтчелек фермасында нәкъ менә шул турыда сүз барды. Инвестор килү белән биредә дә уңай якка үзгәрешләр булган. Салкын алым белән асрау өчен яңа бина төзелгән, өстәмә эш урыннары булдырылган. Әлеге үзгәрешләрне район башлыгы да билгеләп үтте.
    Семинарның йомгаклау өлеше Иске Кыязлы авыл мәдәният йортында дәвам итте. УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов 2011 ел йомгаклары буенча чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, үткән елда барлык хуҗалыклар да үзләрен азык белән тәэмин иттеләр. Быел да шулай ук терлекләрне сыйфатлы асрау, нәсел эше белән ныклап шөгыльләнү һәм шул рәвешле терлекчелек продукциясен арттыру өчен барысын да эшләргә кирәк. Икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев авыл хуҗалыгы формированиеләренең икътисади күрсәткечләре турында сөйләде.
    Киңәшмәгә соңгы ноктаны район башлыгы Камил Гилманов куйды. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда авыл хуҗалыгы формированиеләрендә күп эшләр башкарылган, әмма эшләнәсе эшләр дә җитәрлек. Беренче чиратта-продукция җитештерүне арттырырга һәм аның сыйфатын күтәрергә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: