Аксубаево
  • Рус Тат
  • Техниканы ремонтлау – көндәлек мәшәкать

    Кояшлы һәр көн безне язга якынайта бара. Көннәр озыная. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә "генераль" әзерлек башланган вакыт. Ә бит басу-кырларда кар эреп беткән вакытка барлык авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатлар да әзерлек линейкасында булырга тиеш. Язгы кыр эшләрен вакытында башкару һәм тулаем уңыш шуңа бәйле. ТР Дәүләт...

    Кояшлы һәр көн безне язга якынайта бара.


    Көннәр озыная. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә "генераль" әзерлек башланган вакыт. Ә бит басу-кырларда кар эреп беткән вакытка барлык авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатлар да әзерлек линейкасында булырга тиеш. Язгы кыр эшләрен вакытында башкару һәм тулаем уңыш шуңа бәйле. ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов белән шул турыда әңгәмә корабыз.

    -Әйтегез әле, районда техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә бәйле эш ничек тора?

    -Техниканы чәчүгә әзерләү графикка нигезләнеп алып барыла. Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әлеге эшкә үтә җаваплы якын килүен билгеләп үтәргә кирәк. "Аксу Агро" агрофирмасын мисал итеп китерергә була. Монда көйләү мәйданчыклары ачылган. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау тулысынча төгәлләнгән дисәк тә ялгыш булмас. Бүгенге көндә тракторларны көйләү эшләре алып барыла. "Аксубай" АФ"да да техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә оешкан төстә якын килгәннәр. "Актай", "Сөлчә" авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә тырышып эшләгәннәр. Әмма шул ук вакытта бөтен җирдә дә ремонт звенолары оештырылмаган, көйләүчеләр бригадалары эшләгән биналарны җылыту, яктырту, хезмәт иминлеге мәсьәләләре хәл ителмәгән. Бик тиздән җылы сезон җитәчәк, ә оештыру мәсьәләләре кичектерүне һич тә кичерми.

    - Районда техник карау кайчан үтә?

    - Апрель ае уртасында без районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторларга техник карау уздыруга керешәбез. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тикшерүнең кайчан үткәрелүе турында хәбәр алачак. Бу датага техника, хезмәт иминлеге эшенә, ремонт эшләрендә катнашучыларга түләүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән булырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: