Аксубаево
  • Рус Тат
  • Техник карауга “бишле“

    Районның агросәнәгать комплексында еллык техник карау башланды. Бу мөһим чараны "Аксу Агро" агрофирмасы башлап җибәрде. Составында Гостехнадзорның Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов һәм УСХиПның механизация буенча консультанты Наил Фәттахов булган комиссия авыл хуҗалыгы производствосының төрле участокларында эшкә җәлеп ителәчәк барлык берәмлек техникага да җентекле тикшерү үткәрделәр....

    Районның агросәнәгать комплексында еллык техник карау башланды.


    Бу мөһим чараны "Аксу Агро" агрофирмасы башлап җибәрде. Составында Гостехнадзорның Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов һәм УСХиПның механизация буенча консультанты Наил Фәттахов булган комиссия авыл хуҗалыгы производствосының төрле участокларында эшкә җәлеп ителәчәк барлык берәмлек техникага да җентекле тикшерү үткәрделәр.

    Техник карауда катнашучылар фикере буенча, тикшерү югары оешканлык дәрәҗәсендә үтте. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең үзәк базасында барлык 45 берәмлек техника - тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары әзерлек линейкасына куелган иде. Техник карау вакытында машиналарның техник торышы һәм аларның иминлек таләпләренә туры килүчәнлеге, техника документлары, медицина аптечкаларының, утсүндергечләрнең һ.б.ларның булуы җентекле тикшерүгә дучар булды. Бәяләү комиссиясе тормозлар торышына, резиналарның яңа булуына аерым игътибар бирде.

    - Быелгы тикшерүнең үзенчәлеге шунда, экологиягә бәйле, куәтле тракторлар иминлегенә кискен игътибар бирү, - дип аңлатты Илдар Бикмөхәммәтов. - Махсус җиһазлар белән тест үткәрү эшләп чыгарылган газларның нормада булуын күрсәтте, димәк двигательләр эшенең әйләнә-тирә мохитка зыяны юк. "Аксу Агро" агрофирмасының генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов һәм авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш инженеры Илдус Гафиятов техника белән имин эшләүгә зур игътибар бирәләр. Хезмәткәрләрнең гомере, сәламәтлеге, иминлеге - барыннан да өстен.

    Техник карауда катнашучылар кайбер машиналар торышын яхшыртуга бәйле киңәшләрен бирделәр, аксуагролылар аларны якын арада үтәргә вәгъдә иттеләр. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең техник арсеналы, тагылмалар, кыр агрегатлары ышанычлы ремонтланган, бүгеннән чәчү эшләренә чыгарга әзер.

    Хуҗалыкта алда торган язгы-җәйге чорга бәйле барлык мәсьәләләр дә уйланган. Кыр эшләрен башкарганда килеп туган экстрен хәлләрдә, көтелмәгән җимереклекләр килеп чыкканда ашыгыч рәвештә ярдәмгә киләчәк махсуслаштырылган ремонт бригадасы оештырылган.

    Алдагы атналарда график буенча техник карау районның башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үтәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: