Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тагын да яхшырак, нәтиҗәлерәк эшләргә

    Тагын бер ел артта калды. Районның аграр секторы өчен ул нинди булды, нинди нәтиҗәләр китерде? Узган елда районның агросәнәгать тармагы эшчәнлегенә анализ ясау һәм яңа елда нинди эшләр планлаштырылуын белер өчен, без район УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимовка мөрәҗәгать иттек. (Әлеге вазыйфага ул күптән түгел генә билгеләнде, әмма моңа кадәр озак...

    Тагын бер ел артта калды. Районның аграр секторы өчен ул нинди булды, нинди нәтиҗәләр китерде?


    Узган елда районның агросәнәгать тармагы эшчәнлегенә анализ ясау һәм яңа елда нинди эшләр планлаштырылуын белер өчен, без район УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимовка мөрәҗәгать иттек. (Әлеге вазыйфага ул күптән түгел генә билгеләнде, әмма моңа кадәр озак еллар буена район терлекчелек бүлеген җитәкләде).

    -Миниршат Фәтклимович, газета укучылар аграр секторның бүгенге хәлен яхшырак күзалласын өчен, республика фонында район рейтингына күз салыйк әле.

    -Комплекслы бәя бирүгә караганда, безнең район өченче унлыкта урнашкан, ул республиканың 43 районы арасында 24 нче урынны алып тора. Икътисад күрсәткечләре буенча - егерменче, үсемлекчелек буенча егерме сигезенче урында, терлекчелек буенча исә без бераз түбәнрәк торабыз. Бүгенгесе көн күрсәткечләре әнә шундый. Узган ел киеренке булды. Моңа карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәре тырыш хезмәт куйдылар.

    -Терлекчелек тармагындагы хәлләр белән таныштырып китсәгез иде.

    -Әлеге тармак хезмәтчәннәре өчен ел җиңел булмады. Авырлыкларга карамастан, терлекчелек үз темпларын арттыра бара. Без фермаларда терлекләр санын саклап кына калмыйча, 294 башка арттырдык та. Район буенча савым көтүендә 5900 сыер исәпләнелә. Елны яхшы производство күрсәткечләре белән тәмамладык. Ел башыннан тулаем савым 230150 центнердан артык тәшкил итте (бу алдагы ел белән чагыштырганда 106 процентка күбрәк). Товарлыклы-сөтчелек фермаларында сөт җитештерүне арттыру өчен мөмкинлекләр бар. Моны "Аксубай "АФ", "Аксу Агро" терлекчеләре исбатлый. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекләрне ашатуның яңа технологияләре, сөтчелек көтүен тәрбияләүгә заманча якын килү, көтүне яңартуның башка алымнары кертелә. Агымдагы елга бурыч - терлекчелек продуктлылыгын биш процентка арттыру. Моның өчен потенциал әйбәт, кадрлар ышанычлы, азык базасы бар. Терлекчелек тармагына кагылышлы алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре, товарлыклы-сөтчелек фермалары җитәкчеләре, зооветбелгечләр белән даими рәвештә семинар-киңәшмәләр үткәрәбез. Шулай итеп, уңай нәтиҗәгә ирешергә омтылабыз.

    -Игенчелек тармагы турында нәрсә әйтә аласыз?

    -Узган елда районда урып-җыю мәйданы утыз мең ярым гектар мәйдан биләде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре бик яхшы эшләделәр. Соңгы елларда үсемлекләрнең күчләнү чорында кабатланган корылык безне әлеге күренешкә яраклашырга, игенчелектә дымсаклыгыч технологияләргә күчәргә мәҗбүр итә. Чәчүне, чәчүлекләрне тәрбияләүне, авырулардан һәм корткычлардан саклау чараларын вакытында үткәрдек. Урып-җыю эшләре катлаулы һава шартларында алып барылды. Бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача 17 центнер уңыш алдык. Көзге культуралар мәйданы унөч мең гектардан артык тәшкил итте. Көзге арыш уңышы - 8,5 мең тоннадан артык (уңыш гектарыннан 17 центнерга якын тәшкил итте), көзге бодай - 14,5 мең тоннадан артык (18 центнер). Узган елда сабан, азык культураларыннан мул уңыш алдык. Район агрофирмаларының азык хәзерләү звенолары сыйфат таләпләренә җавап бирүче сусыл, тупас азыкларны җитәрлек хәзерләделәр.

    Игенчелек тармагында күзәтелгән узган еллардагы кимчелекләрне исәпкә алып, без үз алдыбызга быел үсемлекчелектәге җитештерү күрсәткечләрен 10 процентка арттыру бурычын куябыз. Югары табышлы культуралар мәйданын киңәйтеп кенә хуҗалыкларның финанс-икътисади хәлен яхшырту мөмкин. Бу исә бөртеккә кукуруз, рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере, соя. Алар югары рентабельлелеккә ия, бездән исә җитештерүнең югары технологиясе генә таләп ителә. Район игенчеләре бу бурычларны үти алырлар дип ышанам.

    - Шәхси фермалар турында сөйләсәгез иде.

    - Районның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү эшенә гаилә һәм кече фермалар үзләреннән зур өлеш кертәләр. Ильяс Сөләйманов, Марат Сафин, Әлфирә Шакирова, Виталий Айдов, Гуляковлар терлекчелек эшен әйбәт алып баралар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да булышлык күрсәтелә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны хуплау буенча районда сыер, кәҗә асрауга, сөт җитештерү юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә, сыер саву аппаратлары, таналар сатып алуга субсидияләр бүлеп бирү, кредит буенча процентларны каплау (чыгымнарны кире кайтару) программалары гамәлдә.

    Программалар эшли башлаганнан бирле 3300 дән артык кеше шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә гомуми суммасы алты йөз кырык дүрт миллион сумлык кредит алды. Ике меңнән артык хуҗага алтмыш миллион сумлык кредит бирелде. 2015 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә алты кеше икешәр йөз мең сум кредит алды. Авыл хуҗалыгы производствосы белән шөгыльләнергә теләгән кеше өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Яхшы яшәү өчен тагын да тырышып һәм нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: