Аксубаево
  • Рус Тат
  • Табыш – ике миллион сум

    Казанда дистәләгән мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре үтте. Аксубайлылар районга беркетелгән "Казан" агросәнәгать паркы" ААҖ мәйданчыгында сәүдә иттеләр. Һәм бу юлы да уңышлы. Иртәдән үк сәүдә мәйданчыгын агрофирмалар, авыл җирлекләре, районның шәхси эшмәкәрләре автомобильләре биләп алды. Сәүдә нокталары көз фасылына туры китереп бизәлде, һәркем алып килгән товарын киштәләргә тезде....

    Казанда дистәләгән мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре үтте.

    Аксубайлылар районга беркетелгән "Казан" агросәнәгать паркы" ААҖ мәйданчыгында сәүдә иттеләр. Һәм бу юлы да уңышлы.

    Иртәдән үк сәүдә мәйданчыгын агрофирмалар, авыл җирлекләре, районның шәхси эшмәкәрләре автомобильләре биләп алды. Сәүдә нокталары көз фасылына туры китереп бизәлде, һәркем алып килгән товарын киштәләргә тезде.

    Республика аграрчылары Казан халкына 43,5 миллион сумлык товар алып килгәннәр. Ярминкә көнендә Аксубай районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре 2 миллион сумнан артыкка товар сатты.

    Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре базарда ашлык тәкъдим иттеләр һәм шәһәр халкы бу продукцияне күз ачып йомганчы алып бетерде. Аксубай май заводы җитештергән сөт, каймак, катык, сыр, сыер мае һәм башка продукция дә кала халкының күңеленә хуш килде.

    Авыл җирлекләре башлыклары да прилавка артына бастылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Алар экологик яктан чиста бакча продукциясе: кәбестә, чөгендер, кишер, кабак, суган, бал тәкъдим иттеләр. Бер сүз белән әйткәндә, авыл кешеләренең куллары белән үстерелгән, һәр көнне табын түрендә урын алган азык-төлек сатылды. Бәяләре дә шәһәр кибетләренекеннән күпкә очсызрак. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров Аксубай районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең сәүдәне ничек оештыруларына бәя бирделәр. Сәүдә рәтләрен карап үтеп, азык-төлеккә бәяләр белән таныштылар, сатып алучылар белән аралаштылар. Ярминкәне карап чыкканнан соң, сыйфатлы, өстәвенә кыйммәт булмаган бәядән товар сатып алу мөмкинлеге Казан халкы өчен үтә дә мөһим булуын ассызыкладылар.

    Сәүдә мәйданчыгында урнаштырылган сәхнәдә Урмандеево, Иске Ильдеряк, Яңа Ильдеряк, Чуаш Енорускиносы, Иске Тимошкино мәдәният учакларының үзешчән коллективлары һәм аерым башкаручылар пәйда булгач - ярминкә күңелле бәйрәмгә әйләнде. Әйләнә тирәдәгеләргә күтәренке рух өстәп, татар, рус, чуаш җырлары яңгырады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: