Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сөтлебикәләр сәламәт булсын өчен

    Бары тик уңган-булган кеше генә йорт тутырып мал асрый. Шулай да кайбер очракларда аларда да ветеринария белгече генә җавап бирә алган сораулар туа. Атап әйткәндә, сыерларны бозаулатуга бәйле. Бу уңайдан аңлатмалы киңәшләр бирүен сорап, без районның ветеринария берләшмәсе табибе Рәис Хөснуллинга мөрәҗәгать иттек. - Шәхси секторда гадәттә февраль-апрель айларында сыерларның...

    Бары тик уңган-булган кеше генә йорт тутырып мал асрый.

    Шулай да кайбер очракларда аларда да ветеринария белгече генә җавап бирә алган сораулар туа. Атап әйткәндә, сыерларны бозаулатуга бәйле. Бу уңайдан аңлатмалы киңәшләр бирүен сорап, без районның ветеринария берләшмәсе табибе Рәис Хөснуллинга мөрәҗәгать иттек.

    - Шәхси секторда гадәттә февраль-апрель айларында сыерларның күпләп бозаулавы күзәтелә. Минем практикада сирәк очраган моментларга тукталасым килә. Шундый очраклар да була, бозаулаганнан соң сыер үзен яхшы хис итә, әмма 1-2 көннән хәлсезләнә, ята һәм башка тормаска да мөмкин. Бу сыерларда бозаулаганнан соң килеп чыккан парез авыруы һәм ул күп сөт бирүче сөтлебикәләрдә еш очрый. Сыер аягына баса алмый, бу шулай ук ашату, эчертүгә дә бәйле, хәле начарлана, сулышы авырлаша. Терлекнең тән температурасы 36,5-37 градуска кадәр төшә, ә норма буенча 38-39 булырга тиеш.

    - Боларның барысы да нинди сәбәп буенча килеп чыга соң?

    - Авыруның сәбәпләре төрле. Мисалга, буазлык чорында кальций, микроэлементлар, витаминнар җитмәскә мөмкин, һавада аз булу, бозаулаганнан соң канның башкача бүленеше дә йогынты ясый ала. (Бүгенге көндә авыруның төгәл сәбәбе ачыкланмаган). Монда белгечнең ашыгыч ярдәме таләп ителә, аяныч нәтиҗәләр килеп чыкмасын өчен ветеринария табибен чакыртырга кирәк. Дәвалау процедуралары үткәргән хайванга җиңелрәк булып китә, 30-60 минуттан ул аягына баса. Сирәк очракта дәвалауны кабатлау сорала.

    Бозаулаганнан соң сыерның соңгылыгы 3-6 сәгать эчендә төшәргә тиеш, ул бик сирәк очракта гына 12 сәгатькә сузыла. Әгәр дә бозаулаганнан соң 12 сәгать эчендә дә чүбе төшмәсә, авыру башлана - соңгылык тоткарлана. Әлеге очракта да ветеринария белгеченә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хуҗалар шуны исләрендә тотсыннар иде: соңгылыкны кул белән алу гадәттә сыер бозаулаганнан соң бер тәүлек вакыт үткәч кенә рөхсәт ителә. Соңгылыкны вакытыннан алда төшерү, малның авырып китүенә, кысырлыкка, кайчакта терлекне мәҗбүри чалуга китерергә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: